Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру кагыйдәләре расланды

Рәсми рәвештә расланганча,  хәзер вузга керергә җыенмаган укучыларга аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча Дәүләт чыгарылыш имтиханын (ГВЭ) "өчле" билгесенә тапшыру да җитә.

Бу, асылда, БДИның стандарт вариантына караганда җиңелрәк булган контроль эш: база дәрәҗәсендәге катлаулылыктагы биремнәр.

Ә менә югары уку йортына керергә җыенган унберенче сыйныф укучыларына аттестат рус теле буенча БДИны уңышлы тапшырганнан соң биреләчәк.

Рособрнадзор элегрәк хәбәр иткәнчә, Дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ-11) рус теленнән 25 майда, математикадан 28 майда узачак. 2021 елда БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр планлаштырыла.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев