Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллының Мәләкәс аръягында ачылган "Капитошка” балалар бакчасыннан фоторепортаж

Чаллыда «Демография» илкүләм проекты буенча алты балалар бакчасы төзелде.

Яңа балалар бакчаларын эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә 1440 урын булдырылган, шуларның 780е ясле яшендәгеләр өчен. Ике балалар бакчасында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга («Сабантуй» һәм «Бисеринка») төркемнәр булдырылачак. 

«Сабантуй» башкалары арасында иң зур балалар бакчасы, ул 340 урынга, калганнары 220 урынга исәпләнгән.

Чаллыда, яңа объектларны исәпкә алып, 126 балалар бакчасы бар, урыннар белән 34 меңнән артык кеше тәэмин ителгән (өч яше тулган барлык балалар да). Чиратта 14 меңгә якын мәктәпкәчә яшьтәге бала кала.

124нче «Капитошка» балалар бакчасы Мәләкәс аръягында урнашкан. 

Бинаның гомуми мәйданы 4276 кв метрны тәшкил итә. Периметр буенча 20 видеокамера урнаштырылган, тагын тугызы эчке якта куелган.

 

Территориядә 12 веранда һәм уен зоналары урнаштырылган. Комлыклар хәзер ябыла торган.

Яңа балалар бакчасы барлык кирәкле нормативлар буенча тапшырылды, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен Брайль шрифты бар. Балалар бакчасына кергәндә видеокүзәтү бар, тагын берсе үзәк ишек янында урнашкан, беренче катның запас чыгу урыннарында да тора ул.

 

Балалар 12 төркемдә шөгыльләнәчәк, аларның алтысы - 2 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен, өч төркем - 3 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар өчен, ике төркем - 4 яшьтән 5 яшькә кадәр һәм бер төркем 5 яшьтән 6 яшькә кадәрле балалар өчен каралган. Тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны 220 кешене тәшкил итәчәк.

Һәр төркемдә уңайлы һәм иркен мәйдан бар, анда балалар киенә алачак. Тәрбиячеләр үзләре бу зонаны «ресепшен» дип шаярталар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шкафлар астыннан җылылык үткәрелгән, юеш киемнәр тиз кибә алачак.

Төркемнең эчке ягы болай күренә:

 

 

Дүрт интерактив такта урнаштырылган.

Һәр төркемгә дә яңа уенчыклар алынган.

Балалар бакчасы эшен 61 хезмәткәр оештырачак, шуларның 25е-педагог, 17се - укыту-ярдәмче персоналы һәм 16сы - техник персонал.

Спорт залы да файдалануга әзер. Әйтергә кирәк, спортзал эчендә сенсор бүлмә дә бар. Ул тоемлау, ишетү, күрү органнарына йогынты ясый торган стимуляторлар белән җиһазландырылган һәм сөйләм, хәтер, фикерләү, игътибарны үстерүгә юнәлдерелгән. Ул психоэмоциональ бушануга, балаларның психологик сәламәтлеген торгызуга һәм саклауга ярдәм итәчәк.

Булачак йолдызларның чыгышлары өчен зал беренче кунакларын кабул итәргә әзер инде.

Яңа балалар бакчасының мөдире 31 яшьлек Ландыш Илгиз кызы Әхмәтҗанова булачак. Белгечлеге буенча ул педагог-психолог, өч югары белем алган. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 12 ел хезмәт куя. "Снежинка" балалар бакчасында педагог-психолог буларак эшли башлый, аннары тугыз ел дәвамында шушы ук учреждениедә өлкән тәрбияче булып эшли, мөдир вазифаларын башкара.

Чыганак: http://nabchelny.ru/news/37658

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев