Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) региональ чемпионаты ярышлары башланды

Икенче ел рәттән Чаллы дәүләт педагогика университеты «Төп һәм урта мәктәптә укыту» компетенциясендә масштаблы чемпионат уздыру мәйданчыгына әверелә.

Университетның актлар залында чемпионатның тантаналы ачылышы булды, анда конкурсантларның катнашучылары, экспертлары һәм остазлары чакырылган иде.

Сәламләү сүзендә Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры Әлфинур Галиәкбәрова булачак педагоглар өчен конкурсның әһәмиятен билгеләп үтте, чөнки бүген WorldSkills стандартлары кадрлар әзерләү стандартларына әверелә. Ул конкурсантларга нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.

Ачылу тантанасыннан соң ярышлар башланды. Ике көн дәвамында алты конкурсантка дүрт бирем үтәргә туры киләчәк: дистанцион дәрес, дәрестән тыш дәрес, ата-аналар белән аралашу һәм педсоветтагы хезмәттәшләр белән аралашу. Бүген катнашучылар экспертлар алдында дәрестән тыш дәрес һәм педагогик совет алып баруын күрсәттеләр.  

Төп һәм урта мәктәп укытучылары арасында Татарстанның иң яхшы яшь профессионаллары декабрьдә билгеле булачак. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составына киләсе елның июлендә Мордовия Республикасы башкаласы – Саранск шәһәрендә узачак Worldskills – 2022 Бөтенроссия финалында катнашу өчен керәчәк.

 

Конкурсантлар үзләрен ышанычлы хис итәләр һәм хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклаштылар:

«Чынлыкта хәзер гадәти булмаган хис кичерәм, чөнки World Skills кебек дөнья хәрәкәтендә катнашуымны беләм. Бу, әлбәттә, бик мактаулы һәм җаваплы. Дулкынлану юк, кәефем яхшы. Барысы да яхшы булачак!» – дип билгеләп үтте «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) төбәк чемпионатында катнашучы Айрат Мотыйгуллин.

«Конкурска әзерләнгәндә, мин булдыра алырмынмы микән дип уйландым. Әйтик, минем моңынчы ачык дәресләр күрсәткәнем булмады әле. Әмма якыннарым, әнием, остазым ярдәме белән мин үземне ышанычлы хис итәм һәм үз сәләтемне лаеклы күрсәтә алам», - дип сөйләде Алена Опарина.

Чыганак:http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев