Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда «Татар-дозор» квест уены оештырыла

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Шул уңайдан 10нчы апрельдә шәһәрнең өлкән сыйныф укучылары, урта-махсус һәм югары уку йортлары студентлары арасында «Татар-дозор» квест уены оештырыла.

Квест татар шагыйренең тормышына һәм шәхесенә багышланган белем бирү, мавыктыргыч уен форматында Азатлык мәйданы территориясендә узачак. Квест нәтиҗәләре буенча һәр категориядә өч җиңүче командасы билгеләнәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 17нче апрельдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә булачак. 

Нигезләмә белән тулырак биредә танышырга мөмкин.

Квест уенын оештыручылар - «Нур» яшьләр үзәге, «Мизгел» милли мәдәният клубы, URBANTATAR яшьләр берләшмәсе. Чара Башкарма комитет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә үткәрелә.

Чыганак: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев