Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда - «Локобол-РЖД» Халыкара балалар футбол фестивале уза

Бүген Чаллының «КАМАЗ» стадионында «Локобол-РЖД» Халыкара балалар футбол фестиваленең төбәк этабы уза.

Бүген Чаллының «КАМАЗ» стадионында «Локобол-РЖД» Халыкара балалар футбол фестиваленең төбәк этабы уза. Икенче этапка үтү өчен 2008-2009 нчы елгы малайлардан торган Казан, Түбән Кама, Мамадыш, Минзәлә, Чаллы шәһәреннән 18 команда ярыша. Фестивальне «Локомотив» футбол клубы булышлыгы белән Балалар футбол лигасы һәм «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте оештыра. Быел ярышлар Байкал-Амур тимер юл магистраленең 45 еллыгына багышланган.

Беренче тапкыр ул 2007 елда  үткәрелгән. 2018 елда турнир Россиядә узучы футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган һәм «Локобол» - синең дөнья чемпионатың!» девизы астында үткән. Әлеге фестивальнең 12 еллык тарихы бар. Бу вакыт аралыгында турнирда дөньяның  төрле тармакларыннан 500 мең бала катнашкан.

Бүген Халыкара фестивальнең беренче этабы: ул малайлар арасында Чаллыда, кызлар арасында Казанда үтә. Икенче төбәкара этапта да җиңү яулаган командалар 1-4 августта суперфиналга Мәскәүгә барачак. 

 

 

Фаил Ислам фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев