Реклама
«Теләкләр чыршысы - 2021» хәйрия акциясенең максаты - Яңа ел бәйрәмен хастаханәдә каршылаячак балалар өчен бүләкләр җыю.
Барлык җыелган бүләкләр Кама балалар медицина үзәгенең кечкенә пациентларына, шулай ук «муковисцидоз» авыруы булган балаларга тапшырылачак.
25нче декабрьгә кадәр һәркем үзенең белем бирү оешмасының студентлар советы яки «Нур» яшьләр үзәгендә урнашкан Шәһәр студентлар советы кабинеты аша бүләкләрен тапшыра ала.
Ел саен үткәрелә торган акцияне студентларның үзидарәләре, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм битараф булмаган чаллылылар ярдәме белән «Шәһәр студентлар советы», «Нур» яшьләр үзәге оештыра.
Чыганак: http://nabchelny.ru/news/45862
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз