Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Чаллыда 6нчы Татар яшьләре форумы узды

23нче октябрьдә Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә алтынчы тапкыр Татар яшьләре форумы узды. Чарада 70 тән артык өлкән сыйныф укучысы һәм студент катнашты. Катнашучылар татар проектларын камилләштерү юлларын күрсәтте.

 

Татар яшьләре форумы татар теле һәм мәдәниятына кызыксыну арттыру, сәләтле яшьләрне табу һәм аларга ярдәм күрсәтү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырылды.

Белгечләр һәр проект белән таныштырып, аларның үзенчәлекләрен сөйләде. Форумда катнашучы командалар исә, әлеге проектларның дәрәҗәсен күтәрү, аларны яшьләр арасында тагын да таныту юлларын күрсәтеп, үзара көч сынашты. Моннан тыш, быелгы җыенның төп үзенчәлекләреннән берсе – аның экологик яктан чисталыкны алга сөрүе. Форумда катнашучыларга милли бизәкле букча һәм күп тапкыр кулланып була торган чәй касәләре әзерләнгән.

Командаларга бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче 8 татарча проект тәкъдим ителде. Алар арасында URBANTATAR альтернатив татар музыкасының интернет-радиосы, «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы, «Ачык университет» проекты, «Шаян ТВ» балалар телеканалы, SkyTat онлайн татарча сөйләшүчеләр клубы, «Ялкын» журналы, Татар драма театры бинасы каршында эшләп килүче коворкинг-клуб һәм «Идел» яшьләр үзәгенең «Татар яшьләре көне» кебек проектлар бар.

URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе, Татар яшьләре форумының оештыручысы Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, чарада яшьләр бик актив катнашкан. 

Форум нәтиҗәләре буенча, беренче урынны URBANTATAR интернет-радиосы проектын яклаган, икенче урынны «Ялкын» журналын камилләштерү юлларын эзләгән, өченче урынны «Ачык университет» проектын таныту юлларын күрсәткән командалар яулады. 

Фото: https://vk.com/tatarforum2021

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев