Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

“Булса - әйбәт булсын!” дип эшләде ул

“Фаил Исламныкы!”дип әйтерлек булсын.

Фаилебез киткән... ?Фаил Ислам. Яраткан фотографыбыз, рәссам-дизайнерыбыз. Әле моңа бөтенләй дә ышанып булмый. Дүшәмбе көнне тагын авызын ерып килеп керер кебек. Ул килеп керүгә, уен-көлке, шаярыш китәр...Аның кебекләр турында “душа компании” диләр. Юк кына сүздән дә кызык ясар, шунда ук мәзәк сөйләп алыр. Өстәлләребез кара-каршы торгач, еш кына аның шаяру “объекты” мин була идем: үрти, котырта, ялгышрак ычкынган сүзеңне борып алып көлдереп ала... Кайвакыт “монысын уйламыйрак әйттем, үпкәләмә тагын”, ди. Аңа озак үпкәләп тә булмый. Син аның әйбәт кеше икәнлеген, яхшы күңелле кеше икәнлеген беләсең бит. Шаяртулары да дусларча, эчкерсез, башкаларның да кәефен күтәрим диюдән. “Булса - әйбәт булсын!” дигән кагыйдә буенча эшләде ул. “Фаил Исламныкы!”дип әйтерлек булсын. Июль аенда “Мәйданчык”та минем балалар өчен язган шигырьләрем чыкты.

Рәсемнәрне Фаил ясады.

“Әйдә, балалар өчен китап чыгар, китабыңның яртысы әзер инде, калган рәсемнәрне дә үзем ясармын” дигән иде. Өлгермәде... Ул әле бик күп нәрсәгә өлгермәде. 
Фаил янда һәрвакыт уен-көлке генә түгел, җыр-моң да булды. “Фаил, әйдә бу җырны куй әле, теге җырны тыңлыйк әле” диюгә, ул җыр куша иде безгә. Үзе дә кушылып китә. Тавышы моңлы иде... Соңгы тапкыр Чатыртаудан кайтканда тыңладык бугай без аны рәхәтләнеп. “Йәнбикә”не сузды, “Казан каласы”н... 
“Өзгәләнә җаным, өзгәләнә тагын, 
Нәрсә җитми икән бу җанга...” 
Аның яратып җырлаган әлеге җыры иртәдән бирле колакта яңгырап тора. 
Фаил үзе дә җитмәс шул безгә...Аның ЮКЛЫГЫНА тиз генә ияләнеп булмас. Барыбыз да бик ярата идек аны. 
Авыр туфрагы җиңел булсын иде. 
Ps. Соңгы вакытларда яшәү-үлем турында шактый еш искә алган икән ул.Уены-чыны бергә кушылгач, әллә ни игътибарга да алынмаган. “Хатынымнан соңрак китәргә язмасын” дигән иде. “Җиңел үлем бирсен иде Ходай, йокларга яткан урыннан гына китәсе иде” дигән иде. Теләге кабул булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авыр туфрагы җиңел булсын. Урыны җәннәттә булсын.