Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Булат Нургалиев «Архипелаг 2023» дроннар ярышында җиңү яулады

Булат Казан егете, аңа 14 яшь.

Булат Нургалиев – Россиядә иң яшь дрон операторы, ул ярышта тугыз кубок һәм медаль алды. Булат трассаны башкалардан тизрәк узып, өч импровизацияләнгән самолетны бәреп төшерә алды.

Җиңүчене Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников үзе бүләкләде. Шулай ук җиңүче белән РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Белоусов та аралашты.

Булат Нургалиев Казан элемтә техникумында шөгыльләнә. Аның сүзләренчә, ул һәрвакыт пилот булырга хыялланган, ә дроннар белән 3 ел элек кызыксына башлаган. Булат дроннарны интернетта күргән һәм шөгыльләнергә теләгән, ә әтисе аның карарын хуплаган.

Булат үз куллары белән 20дән артык дрон җыйган. Киләчәктә ул профессиональ рәвештә пилотсыз очу аппараты операторы булып эшләргә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев