Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Бу зур эш": олимпиадада җиңгән укучыларга нинди сыйфатлар хас?

2018-2019 уку елы артта калды.

Олимпиадаларда җиңүчеләр өчен ул аеруча уңышлы тәмамлана. Алар тырышлыкларының әҗерен күрә: бөтенроссия олимпиадасында җиңгән чыгарылыш сыйныф укучылары үз профиле буенча теләгән уку йортына укырга керә ала. Әҗере зур булса да, олимпиадада җиңү җиңел эш түгел. Ул балаларның башкаларда булмаган нинди сыйфатлары бар соң? Җиңү нәрсә бәрабәренә килә? “Татар-информ” яшь акыл ияләренең кайберләре белән аралашып алды. 

Чаллыдан 76 гимназиянең 10 сыйныф укучысы Лия Гыйльметдинова олимпиадаларда берничә тапкыр катнашкан, Татарстан тарихыннан беренче тапкыр республика олимпиадасында катнашып, беренче урынны алган.

– Татарстанда яшәгәч, аның тарихы, үсеше турында күбрәк белергә теләдем. Олимпиадага әзерлек барышында бик күп әйберне белмәгәнемне аңладым. Дәреслекләр тау булып өелде. Мин инде Татарстан тарихы кып-кыскадыр дип уйлаган идем. Ә ул бик бай тарих булып чыкты. Мин үз төбәгем белән бик горурланам. Татарстанның үткәне, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр турында белдем, бу бүген дә актуаль. Татарстанның Россия Федерациясендә мөһим роль уйнавы, мәдәни мирас – болар барысы да тарих белән бәйле.

– Татарча беләсеңме?

– Татарча аңлыйм, ләкин сөйләшә алмыйм. Гаиләдә минем белән татарча сөйләшерлек кешеләр күп. Ата-аналарым да татарлар, ләкин телне белмиләр.

– Олимпиадага барганда ничек әзерләнәсең?

– Барлык олимпиадалар мине бер әйбергә өйрәтте: бары тик үз-үзеңә генә ышанып була. Олимпиадага барганда бик яхшы әзерләнгәнемне, булдыра алганның, мөмкин булганның барысын да эшләдем дигән тыныч уй белән барам, шуңа күрә каушау юк.

– Олимпиадаларда катнашуның берәр файдасын күрәсеңме?

– Тырышлык бушка китми бит, бүләкләү бар, вузга кергәндә ташламалар, хөрмәт, мәктәптә дә сиңа “олимпиадник” дип башкача карыйлар. Бу зур стимул, ләкин иң зур стимул – белемгә тартылу.

Мин дә шул бөтенроссия олимпиадасы биргән вузга конкурссыз укырга керү ташламасына ия булырга телим. Быел рус теленнән бардым, урын гына алып булмады.

 

Чаллыдан 8 сыйныф укучысы Ильяс Гарифуллин астрономия белән мавыга. Республика олимпиадасында катнашып, ул җиңү яулаган.

– Астрономия – кызыклы фән, ул миңа җиңел бирелә торган физика фәне белән дә тыгыз бәйле, икенчедән, әле өйрәнелмәгән әйберләрне белергә мөмкинлек бирә. Мисал өчен, биология, медицинаны алсак, анда күп әйбер өйрәнелгән, билгеле, ә космос, галәмдә безгә билгесез, аңлаешсыз әйберләр күп. 4нче сыйныфтан мавыга башладым да, физика укытучысы белән өстәмә өйрәнә башладым.

– Олимпиадада җиңү өчен нәрсә кирәк?

– Мондый уңышларга ирешү өчен зур тырышлык, саллы хезмәт кирәк, талант та роль уйный. Әти-әниләр, дуслар да булышуы мөһим.

– Олимпиадага барыр алдыннан үзеңне ничек әзерлисең?

– Мин үземә ышана башлыйм. Кайчак хафаланып та аласың, ләкин бу вакытта киресен уйлый башлыйм – үз-үземә "бәлки, булдыра да алырсың әле" дип әйтәм.

– Туган телеңне беләсеңме?

– Татар телен бик үк яхшы белмим, ләкин күпмедер дәрәҗәдә генә булса да белү тулысынча татарча гына сөйләшүче туганнарым, дусларымны аңларга ярдәм итә.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/bu-zur-esh-olimpiadada-i-g-n-ukuchylarga-nindi-syyfatlar-khas/

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев