Реклама
27 һәм 28 майда төп гомуми белем бирү программалары буенча төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
Җәмгыять белеме буенча имтиханда 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 15 592 кеше катнашачак, шул исәптән 40ы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала. Алар өчен аерым аудиториядә файдаланыла, имтиханның озынлыгы 1,5 сәгатькә арта.
Имтиханнар сәгать 10.00 да башлана. Җәмгыять белеме буенча имтихан 3 сәгать (180 минут) дәвам итә.
Аудиторияләрдә онлайн-видеокүзәтү оештырыла.
Җәмгыять белеме буенча төп гомуми белем бирү программаларын үзләштерүне раслау өчен, төп дәүләт имтиханында (ОГЭ) катнашучыга – 14, дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) катнашучысына – 7 балл җыярга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз