Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Балаларны беренче сыйныфка кабул итүнең яңа кагыйдәләре кертелә

2021 елда балаларны мәктәпкә укырга яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр.

Элегрәк 1нче сыйныфка кабул итү 1нче февральдән үк башланса, быелгы елдан башлап ул 1нче апрельдән генә булачак һәм 30нчы июньдә тәмамланачак.

Элегрәк баланың документларын тапшырганнан соң ул мәктәпкә 7 көн эчендә кабул ителергә тиеш иде. Ә хәзер бөтен балаларның документлары тапшырылып беткәннән соң гына, ягъни 30нчы июньнән соң 3 көн эчендә кабул ителү турында акт чыгарыла. Бу кагыйдә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм туганнары шушы мәктәптә укучы балаларга кагыла.

Ә инде мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүчеләргә документларны 6нчы июльдән тапшыра башларга кирәк. Урыннар калган булса гына, баланы мәктәпкә алачаклар. Кабул итү 5нче сентябрьгә кадәр барачак. Әгәр дә мәктәптә урыннар калмаган булса, җирле мәгариф идарәсе баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Ата-аналар документларны ни рәвешле тапшыра ала?

  • шәхсән мәктәпкә килеп,
  • заказлы хат белән почта аркылы,
  • мәктәпнең электрон почтасы яки сайты аша,
  • дәүләт яки муниципаль хезмәтләр порталлары ярдәмендә.

Быел 11 нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы апрельнең икенче декадасында узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев