Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Бакчасында дельфин тапкан

Табылдыкка 8000 ел дип исәпләп чыгарганнар.

Шотландиядә бер ир-ат бакчасында чокыр казып балалары өчен бассейн ясамакчы булган. Экскаватор белән эшләгәндә ниндидер сөякләргә тап булган. Алар өч метрлы дельфин сөякләре булып чыга. Табылдыкка 8000 ел дип исәпләп чыгарганнар.

«Мин баш сөягенең түгәрәк формасына игътибар иттем, аннары борын һәм тешләрне күрдем һәм шунда ук аның дельфин икәнен чамаладым. Шулкадәр тирәнлектәге балчыкка эләккәч, мин аның бик борынгы булырга тиешлеген аңладым», — дип сөйләгән ир-ат.

Бу җирләрдә элек су булган. Анда күптөрле су хайваннары яшәгән. Белгечләр фикеренчә, бу дельфинны аучылар тоткып алган. Сөякләр арасында болан мөгезеннән уеп ясалган сынган корал кисәге дә табылган.

Дельфинның баш сөяге Шотландиянең Милли музеена тапшырыла. Скелетның башка кисәкләре әле җир астында кала бирә һәм якын арада казылачак. 

Мәгълүмат ачык интернет чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев