Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Аулак өй - көрәш» төбәкара проекты финалистлары Санкт-Петербургта көч алышачак

17нче июльдә «Аулак өй — көрәш» төбәкара проекты финал ярышлары узды. Җиңүче командалар Санкт-Петербург шәһәренә чакыру алды.

17нче июльдә Болгар шәһәрендә «Ага Базар» Халыкара этнокультура фестивале кысаларында «Аулак өй — көрәш» төбәкара проекты финал ярышлары узды. Җиңүче командалар Санкт-Петербург шәһәренә чакыру алды, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar сайты.

Финалга чыккан командалар: республиканың Балтач, Балык Бистәсе районнары, чит төбәктән: Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мордовиядән Ләмберә районы.

«Санкт Петербургта яшәүче милләттәшләребез „Аулак өй — көрәш“ проектының финалист командалары өчен Державин юбилее уңаеннан музейга экскурсия бүләк иттеләр. Мәскәү районы „Пулковец“ Яшьләр йортында узачак чараны Санкт-Петербургта „Былбыл“ беренче татар халык театры Тукайның „Шүрәле“ спектакле белән ачып җибәрә. Сәфәр дүрт команда ярышы — ике аулак өй, бүләкләү тантанасы белән дәвам итәчәк», — диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.

Әдәби көрәштә көч сынашучылар теплоходта халык җырлары җырлап узар дип көтелә.

«18 августта, төньяк башкала буйлап татарча экскурсия бүләк ителә. Сәяхәтнең хедлайнерлары — Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, Санкт-Петербургта „Былбыл“ беренче татар халык театры», — диде ул.

«Аулак өй — көрәш» төбәкара проекты Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, «Сәләт» иҗтимагый оешмасы, Студентлар Лигасы ярдәме белән оештырыла.
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев