Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Әлмәт районында яшь геологларның Бөтенроссия кыр олимпиадасы узачак

Олимпиада 27 июльдән 7 августка кадәр Татарстанның Әлмәт районы «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагере базасында үтә.

27 июльдән 7 августка кадәр Татарстанның Әлмәт районы «Кояшлы» балалар сәламәтләндерү лагере базасында XIV Бөтенроссия яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы узачак. Анда катнашу өчен Россиянең төрле субъектларыннан 40ка якын команда килгән.

Татарстан данын яклап Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Лениногорск һәм Түбән Кама районнары укучылары кергән дүрт команда чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф министрлыгы.

Олимпиада вакытында балаларга «Основы техники безопасности», «Организация полевой стоянки», «Палеонтология», «Минералогия и петрография», «Геологический разрез», «Гидрология», «Описание геологического памятника», «Радиометрия», «Геологический маршрут», «Шлиховое опробование», «Нефть и газ» кебек ярышларда үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.

Олимпиадада катнашучылар өчен экскурсияләр, квизлар, мастер-класслар, спорт уеннары, дискотекалар кергән мәдәни һәм күңел ачу программасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев