Реклама
Футбол буенча Дөнья Чемпионаты кысаларында, 29 июньнән 18 июльгә кадәр Казан паркларында һәм скверларында ачык һавада кинофильмнар карага була.
Өч мәйданда 15 кинофильм күрсәтеләчәк: Горький исемендәге паркта һәм Аксенов исемендәге скверда 9 сеанс һәм Горки-Әмәт паркында 6 сеанс булачак.
29 июньдә, 1, 4, 5, 8 һәм 13 июльдә программада - төрле илләрнең фильмнары: FIFA төзелү тарихы, футбол йолдызлары, уңышлы һәм аяныч матчлар тарихы турында. Алар арасында ике премьера бар: “Минем тормыш” һәм “Роналду Мессига каршы”.
7, 11, 18 июльдә кино Аксенов исемендәге скверда күрсәтеләчәк.
Ачык һавада фильмнар барысы да 20.00 һәм 20.30 сәгатьтә башлана.
Керү ирекле.
чыганак http://mincult.tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз