Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

3-16 яшьлек балалары булган россиялеләргә өстәмә түләүләр биреләчәк

Түләүне алу өчен ни эшләргә?

РФ Министрлар Кабинеты балалы гаиләләргә өстәмә түләүләрне (аларны элегрәк Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде) раслады. Шул хактагы карарны Премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Белоусов имзалаган, дип хәбәр итә Хөкүмәт сайты.

3-16 яшьлек балалары булган россиялеләр 1 июньнән бер тапкыр бирелә торган пособие алачак. Аның күләме һәр бала өчен 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Пособиене алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яки РФ Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны 5 көн эчендә караячаклар, ә акчаны 3 көн эчендә түләячәкләр.

Дәүләт хезмәтләре порталында мондый түләү билгеләү турында гаризалар кабул итү бүген, ягъни 12 майда башланачак. Бу акчалар 2020 елның 1 июленә кадәр өч яшь тулачак, әмма әле 16 яше тулмаган барлык балаларга да түләячәк, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Бу бер тапкыр түләнә торган акчалар, дип белдерделәр ведомствода. Аңа салым тотылмый, башка социаль чаралар билгеләгәндә исәпкә алынмый.

Әлеге түләүне алу өчен ата-аналар 2020 елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Бу ярдәмнән тыш, Путин бала караган өчен түләнә торган пособиенең минималь күләмен ике тапкырга арттыруны тәкъдим итте, ягъни 3375 сум акча 6750 сумга кадәр артачак. Моннан тыш, 3 яшькә кадәрге баласы булган гаиләләр апрель, май һәм июнь айларында 5 мең сум күләмендәге пособиегә дәгъва итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев