Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

2023 елда педагогик югары уку йортларында нинди яңа профильләр ачыла?

«Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелә бара. Балаларның күбесе үз киләчәген нәкъ менә педагогика белән бәйли».

Россиядә 20нче июнь көнне югары уку йортларына студентлар кабул итү кампаниясе башланды. Кампаниядә Мәгариф министрлыгының 38 педагогик югары уку йорты һәм аларның 12 филиалы катнаша. Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр. «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисына 34 педуниверситет һәм барлык филиаллар тоташтырылган.

2023/24 уку елында әзерлекнең педагогик юнәлешләре буенча бюджетка 75 мең кеше керә алачак.

2023 елда педвузларда беренче тапкыр берничә профиль игълан ителгән, шул рәвешле абитуриентларга укырга керү өчен юнәлешләр сайлау мөмкинлеге бар.

Болар -

  • географик белем бирү технологияләре,
  • мәгарифтә мәгълүмати системалар һәм технологияләр,
  • технологик белем бирү һәм мәгариф робототехникасы,
  • белемдә сәламәтлек саклаучы технологияләр,
  • инженер педагогикасы,
  • мәгарифтә медиакоммуникация,
  • һөнәри белем бирүдә эксперт-аналитик эшчәнлек.

- Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе күтәрелә бара. Балаларның күбесе үз киләчәген нәкъ менә педагогика белән бәйли. 2022 елда педагогик вузларга 370 меңнән артык гариза бирелгән, - дип билгеләп үтте мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов. - Педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән елда, беренчел мәгълүматлар буенча, укытучы булырга теләүчеләр саны тагын да күбрәк булачак.

Педагогик югары уку йортларында СВО катнашучыларының гаиләләре өчен квота бар.

Абитуриентларга ярдәм итү өчен БУДЬУЧИТЕЛЕМ.РФ бердәм навигаторы булдырылган. Биредә 160тан артык уку йорты җыелган, шул исәптән 34 профильле уку йорты да бар.

Навигатор абитуриентка туры килә торган югары уку йортларын сайларга ярдәм итәчәк.

https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2208805.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев