Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Үзе­ңә ышан! 

Шат­лы­гым бе­лән ур­так­ла­шыйм әле!

Бы­ел ми­ңа «Ел уку­чы­сы – 2019» бәй­ге­сен­дә кат­на­шу бә­хе­те та­ты­ды. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, мин ан­да шә­һә­ре­без уку­чы­ла­ры ара­сын­да иң ях­шы урын­на­рың бер­сен алыр­мын дип куз ал­ды­ма да ки­тер­мә­гән идем. Бу ту­ры­да соң­рак, ә хә­зер мин сез­гә үзем­нең мак­са­ты­ма ире­шү юлым ту­рын­да сөй­лим.

Мәк­тә­бе­без­дә ми­ңа бу кон­курс­та кат­на­шыр­га тәкъ­дим ит­те­ләр. Мин, бәй­ге­нең исе­мен күр­гәч, ан­да үз исе­мем­не ку­еп ка­ра­дым: «Ел уку­чы­сы – За­ри­по­ва Ка­ри­на». Ни­чек ма­тур яң­гы­рый бит! Һәм мин ри­за­лаш­тым.

Шә­һәр эта­бы­на үтү өчен, элект­рон поч­та аша порт­фо­ли­ом­ны әзер­ләп җи­бәр­дем. Бер­ни­ка­дәр ва­кыт­тан соң җа­вап кил­де. Бәй­ге­нең ал­да­гы эта­бы­на үт­кән­мен! Хә­зер ин­де нык­лап шә­һәр эта­бы­на әзер­лек­не баш­ла­дым. Ан­да мин ба­ла­лар ара­сын­да «Буш ва­кыт­ны ни­чек фай­да­лы­рак уз­ды­рыр­га?» ди­гән мас­тер-класс үт­кәр­дем. Уку­чы­лар­га фай­да­лы ки­ңәш­ләр бир­дем, алар­ны кы­зык­сын­дыр­ган со­рау­лар­га җа­вап­лар тап­тым. Үзем дә, ба­ла­лар да ка­нә­гать кал­дык. Бу оч­ра­шу ми­нем өчен бик ки­рәк­ле иде, чөн­ки ки­лә­чәк­тә ба­ла­лар бе­лән эш­ләр­гә уй­лыйм, һәм мон­да бе­рен­че чы­ны­гу­ым­ны ал­дым.

Ун көн­нән без­не бәй­ге нә­ти­җә­лә­ре бе­лән та­ныш­ты­ру өчен ка­бат җый­ды­лар. Бу бик дул­кын­лан­дыр­гыч миз­гел­ләр бул­ды. Һәм ме­нә нә­ти­җә: мин «Ел уку­чы­сы» бәй­ге­сен­дә өчен­че урын ал­дым! Ми­нем­чә, бу − зур уңыш һәм тәҗ­ри­бә.

Ме­нә шу­лай итеп, мин үз мак­са­ты­ма иреш­тем. Яшь­тәш­лә­ре­мә ки­ңә­шем шул: үзе­гез­гә ыша­ны­гыз һәм һәр җир­дә бе­рен­че­лек­кә омы­ты­лы­гыз! Ты­рыш­лы­гы­гыз, мак­сат­чан­лы­гы­гыз сез­не һәм дус­ла­ры­гыз­ны сез­нең бе­лән го­рур­ла­ныр­лык нә­ти­җә­ләр­гә ки­те­рер!

Ка­ри­на За­ри­по­ва, Чал­лы шә­һә­ре, 9нчы мәк­тәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев