Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшәсен халкым!

Yз милләтен бер илаhи кѳч итеп кабул иткән кешенең кулына китап алып, ул китап хакында үз фикерен белдерү теләге – гадәти хәлдер.

Сүзем «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе, Атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллинаның «Алмалы чак» исемле китабы турында.

Җыентыкта авторның эчке күңел дѳньясын ихлас чагылдырган, ѳмет-хыялларын, мәхәббәт тойгыларын үз эченә сыйдырган шигырьләре туплап бирелә. Тотрыклы тышлы, балалар да нәни кулларына алып, рәхәтләнеп укый алырлык китап ул. Һәрбер фото астына мәгънәсенә туры килешле шигырь язылып куелган. Оныкларының саф күңеле, самимилеге шагыйрәне кулына каләм алырга этәргән булса кирәк. «Баланың баласы бала кортның балы кебек» ди халык мәкале. Шигырьләрдә авторның оныкларының холкын аңлап, яратып, тиешле тәрбия бирергә омтылуы чагыла.

Китапны укыганда « Таза орлык чәчик бу җиргә» дип язган Гамил Афзал фикеренә туры килерлек юлларга тап булам. Китап «Күзлек» шигыре белән ачылып китә.

«Кѳлсен, әйдә, мин елмаям,

Күзлекле булдым хәзер.

Әкиятне дусларыма

Yзем укырга әзер.»

Тәрбияви дә, кызыклы да язылган бит. Димәк, бала үзе дә китапларны кулларына алып, укырга омтылачак. Ә балаларыбызның туган телебезгә омтылуы бүген ничек кенә кирәк әле! Дәү әни, әби ѳчен күзлек – дѳньяны яктыртыбрак күрсәтүче бер ярдәмчел әсбап ул!

Шагыйрә тагын бер темага игътибарын юнәлтә, ул да булса хезмәтне ярату темасы. «Очтык-очтык», «Зур булышчы» шигырләре шундыйлардан. Киләчәк буын әти-әнисе, әби-бабасыннан хезмәтне сѳю үрнәкләрен күреп үссә генә чын кеше булып, җәмгыятьтә бәхетле гомер кичерәчәк. Оныгының кулына балта тотып тѳшкән фоторәсем астында урын алган шигырьдә:

«Бабай читтән күзәтә,

Онык ѳстәл төзәтә,

Бабай яратып, сѳя:

«Зур булышчым син! » – дия.

( «Зур булышчы» шигыре.)

Гади генә сүзләр әйтелгән кебек! Ә ул сүзләргә күпме кайгыртучанлык, мәхәббәт хисе иңгән бит!

Җыентыкта Сабан туена, табигатькә баланың соклануын белдергән, тѳрле хезмәт ияләренә багышланган шигырьләре дә урын алган:

«Әле бәләкәй булсам да,

Кулымда чүкеч, балтам.

Кадак сугып, йорт салырга

Ѳйрәнәм бала чактан».

( «Тѳзүче булырмын »)

Китапка аерым сихри ямь ѳстәп, иң матур, йѳрәкләрне җилкетә торган тема – туган җиргә багышланган «Мин бер Чаллы баласы» шигыре булыр:

«Чулман ярлары бизәге –

Гүзәл Чаллы каласы,

Мул суларын иңләп үсәм,

Мин шул тѳбәк баласы» – дип тәмамлана китап.

Розаның иҗат бакчасында яңадан-яңа матур күңел җимешләре ѳлгерүен телим.

Мѳхәррир, балалар язучысы Рәшит Бәшәр дә шигырьләргә үз каләмен тидермичә үтмәгәндер. Техник мѳхәррир Илшат Фарраховның китапны сыйфатлы итеп тѳзүе дә шатландыра.

Мәктәпкәчә hәм кече яшьтәге мәктәп балалары ѳчен язылган китапны кулларыбызга алыйк, балаларыбыз, оныкларыбызны куандырыйк. Китапта күп бала үзен таныган кебек булачак!


Рушания Гыйләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев