Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшәү өчен көрәш

Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып тарих битләренә кереп калган. Быел гыйнвар аенда Ленинградны азат итүгә 75 ел тулды.

Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышының иң куркыныч, кара көннәре булып тарих битләренә кереп калган. Быел гыйнвар аенда Ленинградны азат итүгә 75 ел тулды.

Әлеге 2 ел да 4 айга сузылган канкойгыч вакыйгада миллионнан артык шәһәр халыкыны күбесе суыктан, ачлыктан интегеп үлә. Ленинград оборонасында бар шәһәр халкы катнаша, дошманга каршы оешкан рәвештә көрәшә. Шәһәрнең һәр кешесе диярлек 27 000 км озынлыктагы окоплар, танкларга каршы чокырлар казуда, дот һәм дзотлар төзүдә, танкларга каршы тимер-бетон багана урнаштыруда катнаша. 1941 елның 20нче ноябрендә ачлык башлана. Ә бит блокаданың әле нибары 73нче көне генә бара.

Дошман Ладога күле тирәсенә килеп җитә, Ленинград округының 200 азык-төлек складын юк итә, бу барлык резервның якынча яртысына тиң була. Немец гаскәрләре, күпме генә тырышсалар да, шәһәрне ала алмый. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе дә ул. 

Һәр көне үзе бер айга торырлык шушы вакыт эчендә фашист илбасарлары Нева ярындагы герой-шәһәргә 150 мең снаряд, 102 мең яндыргыч бомба һәм 5 меңнән артык зур җимергеч көчкә ия фугас бомбасы ташлый. Исән калу өчен  бердәнбер “тормыш юлы” – Ладога күле аша була. Бары шул юл миллионлаган кешенең гомерен саклап кала.

Әлеге коточкыч вакыйганы күргән авылдашыбыз Зөфәр абый Гайсин (1924 - 2013) турында сөйләмичә һич мөмкин түгел. Аяусыз сугыш дәрьясына кергәндә аңа бары 18 генә яшь була әле. Беренче елында ул Кронштанд портында диңгезче булып, кыска сроклы хәрби курслар үтә. Аннан соң Ленинградны саклауда катнаша. Ул турыда Зөфәр абый истәлекләрендә шундый юллар бар:

“Үзәк өзгеч ачлыкка каты салкыннар килеп кушылды. Фашистларның “Ю-88” самолетлары үлем бомбаларын төяп, башта төнлә генә киләләр иде. Аннары алар козгын көтүе кебек көндез дә, төнлә дә оча башладылар. Шактый авырлыклар аша узарга туры килде. Берничә тапкыр разведкага бардым. Мине пантон күпер-транспорт батальонына күчерделәр һәм бик катлаулы һәм җаваплы задание тапшырдылар. Финляндиянең Вуотсо елгасы аша сиксән сугышчыны, хәрби кораллар һәм азык-төлекне үзебезнекеләргә чыгарырга кирәк иде. Пантон елга ярына килеп җитү белән дошманның яшерен группасы һөҗүм ясый башлады. Бик каты бәрелештән соң, дошман солдатларының күбесе юкка чыгарылды, сигез кешесе әсирлеккә алынды. Әлеге хәрби батырлык өчен мине III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләделәр.” 

Ленинград тулысынча азат ителгәч,  Зөфәр абый Румыния, Венгрия, Польша, Чехословакияне фашизм коллыгыннан азат итү өчен сугышларда да катнаша әле.

Әлеге коточкыч бәрешләрдән исән калулары белән күпләр бәхетле. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, 1942нче елда Ленинградта 101 432 эвакуацияләнгән бала исәпләнә. Шулардан 500 ләп бала Мөслим районына җибәрелә.

Россия Фәннәр академиясе идарә проблемалары институты лабораториясе мөдире, профессор, техник фәннәр кандидаты Эммануил Львович Ицкович та, кайсы гына чыганакны ачып карасаң да, Мөслим районы Рус Шуган авылында интернатта торган чакларын искә алып сөйли. 1941нче елның июлендә Ленинградның Фрунзе  районындагы 25нче санлы мәктәпне эвакуацияләү турында карар кабул ителә. Ата-аналар, безнең ил иң көчлесе, дошман тиз арада җиңеләчәк, дип чын күңелдән ышанып, балаларын җибәрәселәре килми. Кызганычка каршы, шәһәрдә калган балалар блокадада үлә.

Көч-хәл белән Яр Чаллы шәһәренә кайтып җиткән баржадагы балаларның 237се Мөслимнән килгән повозкаларга утырып, безнең якларга кайта һәм Олы Чакмак, Рус Шуган, Ольгино авылларының интернат мәктәпләренә урнашалар. Эвакуациягә китүче балалар арасында Эммануил Ицкович та була. Үз туган якларына ул 1945нче елда гына кире кайта. Әлеге кешенең Рус Шуганга килергә дә теләге булган, ләкин барып чыкмаган. Бәлки ул сугыш чоры турындагы авыр хатирәләрне кабат яңартырга теләмәгәндер.

“Үткәнен белмәгән киләчәген дә белмәс”, ди халык. Шуңа күрә без дә мәктәп укучылары һәм бакча балалары белән сыйныф сәгате уздырдык. Укытучы М. Хәсәнова Ленинград шәһәре блокадасы турында кыскача тарих белән таныштырды. Китапханәче Алия Сәхәбетдинова авылдашыбыз Ленинград блокадасында катнашкан Зөфәр ага Гайсин турында, клуб мөдире Р.Сахаутдинов сугышта кулланылган кораллар турында сөйләде. Чулпан Мөэминова укучылар белән мәктәп музеенда булып, анда сугышта катнашкан авылдашларыбызның фотолары белән таныштырды.

(Мәгълүматлар Вәрәшбаш һәм Рус Шуган мәктәп музееннан алынды)

Миләүшә Хәсәнова, Вәрәшбаш башлангыч белем бирү мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев