Көмеш кыңгырау

Утыз еллык истәлек

Әфган сугышы әле дә төшләремә керә, ди Сазтамак авылында яшәүче Ильяс абый Шакиров.

Әфган сугышына безнең районнан 160 егет җибәрелгән. Туган якка дүртесенең үле гәүдәләре генә кайткан. Болар: Чуллы авылыннан Рәис Вәккасов, Чишмәбаш егете Тәлгать Әхмәтшин, Купка егете Наил Латыйпов, Камышлы авылыннан Шамил Касыймов. Аларны ел да хөрмәтләп искә алу, каберләренә зиярәт кылу районда күркәм традициягә әверелде.  Районыбызга әйләнеп кайта алган әфганчыларның да инде сафлары сирәгәя бара: бүгенге көндә 120се генә исән. Безнең Байлангар авыл җирлегеннән әлеге дәһшәтле сугышта алты егет булган, аларның да инде икесе вафат.

Сазтамак авылында яшәүче Ильяс абый Шакиров – интернациональ бурычын намус белән  үтәп кайткан батырларның берсе.

– 1982 елның 28нче мартында армия хезмәтенә алындым, – дип башлады ул сүзен, истәлекләре белән уртаклашып. – Хәрби комиссариатка безнең авыл җирлегеннән бер көндә өч егет: Рамил Ибраев, Илсур Әгълиуллин һәм мин чакырылдык. Бергә автомәктәптә укыдык, аннары Көнчыгыш Казахстан өлкәсенең Усть-Каменогорск шәһәреннән ерак булмаган Таврия-2 хәрби шәһәрчегенә җибәрелеп, дүрт айга якын хәрби өйрәнүләр уздык. 20 июньдә безне самолет белән Әфганстанга озаттылар. Барыбыз да шоферлар булсак та, төрле частьларга тараттылар. Мин мотоукчылар полкына, ягъни  5нче дивизиягә караган 371нче полкның 2нче батальонындагы 4нче сугышчан ротасына билгеләндем. Алты ай буе ил башкаласы Кабулга илтә торган юлдагы биеклекне сакладык. Әлеге юлдан кораллар, ягулык  һәм азык-төлек төягән машиналар колонналарын озатып барырга да туры килде. Хәрби пехота машиналарына (БМП) утырып бара идек. Бүгенгедәй күз алдымда: бер әзербайҗан егете үзе идарә ителә торган минага эләгеп шартлады. Алты айлык хәрби өйрәнүләрдән соң килеп машинага беренче тапкыр гына утырган иде. Мина кисәге аның янында утырган егетнең дә аягын өзде.

Без күп тапкырлар хәрби операцияләргә, разведкага, кышлакларны дошманнардан чистартырга йөрдек. Мин үзем автоматчы, снайпер һәм граната ыргытучы булып хезмәт иттем. Автоматны кочаклап йоклаган чаклар булды, чөнки тревога булуга сикереп торасы иде.

Һәр адымда үлем сагалады.  Англия винтовкаларыннан аткан пуляларның ерактан ук әче тавыш белән сызгырып килгәне ишетелә иде. Тиз сизенеп калмасаң, беттең дигән сүз. Әле дә исемдә: бер таҗик малае снайпер иде, әмма үзе дә дошман снайперы пулясыннан һәлак булды: пуля маңгаена ук тиде. Иптәшләрнең үлеме, атышлар, шартлаулар әле дә төшләремә кереп җәфалый.

Бервакыт дошманнар Америка Кушма Штатлары биргән  корал белән самолетларны, вертолетларны бәреп төшерә башладылар. Шундый бер һәлакәтнең шаһите булдык.  Снаряд тигән самолет җиргә төшкәндә, кыяга бәрелеп, кисәкләргә таралды. Без - яшь егетләрнең күңелендә бик авыр тәэсирләр калдырды бу хәл.

40 градуслы эсселәр үзәккә үтә иде. Күктә бер болыт әсәре күренми. Без бит андый һава торышына ияләнмәгән. Гел тамак кибә, ашап булмый. Тирә-якта ком-таш, дөя чәнечкесеннән башка берни үсми. Кышлаклар тирәсендә генә бераз яшеллек бар. Мондый эсседә төрле чирләр, шул исәптән эчәк авырулары котыра.  Тәндә тырналган, киселгән урыннар үлекли. Сугыш кырында, әлбәттә, уңайлыклар көтеп тормый. Бигрәк тә су җитмәде. Бензовоз машинасы белән хлорлы су алып киләләр иде. Ул тәмсез, әмма төрле вируслардан саклау чарасы да булгандыр. Мунча булмагач, бетләп беттек. Бетле киемнәрне эссе парда эшкәртергә махсус машина килде. Тора-бара  үз көчебез белән мунча, су колонкалары, ашханә төзедек. Туклану өчен төрле консервалар җитәрлек иде, тик бәрәңге бик сагындырды. Күп вакытта аның кипкәнен генә ашарга туры килде.

Ел әйләнә палаткаларда яшәдек. Кышларын туңдырды. Кыш анда бездәгечә түгел: яңгырлар ява, күшектергеч әче җилләр исә, һәрчак дымлы һава тора, шуңа күрә яралар да төзәлми. Палатка эченә “буржуйка” – тимер мичләр куябыз, тик күмер, утын җитәр-җитмәс булганлыктан, әллә-ни җылытмый иде.

Мин Шинданд провинциясендә хезмәт иттем, Фарах, Мазари-Шариф, Адраскан, Герат, Тургунди дигән җирләрдә дә булырга туры килде. Хәтта бер ай буе Әфганстанның төньяк районы Чагчаранда да булдым, анда аэродромны сакладык. Ул җирләрдә кар ята, 30-35 градуслы суык иде.

1984 елның 25 августында мин авылга исән-сау кайтып җиттем. Тыныч тормышка тиз генә ияләнә алмадым, сугышта күргәннәрне бик авыр кичердем. Аз сөйләштем, үз эчемә бикләндем.

Колхозга үз һөнәрем буенча эшкә урнаштым. 1984 елдан 2013 елга кадәр шофер булып эшләдем. Әфган җиренә бергә киткән ике иптәшем белән янә колхозда бергә хезмәт куйдык. Мин ГАЗ-51, ГАЗ-52, ГАЗ-53, КамАЗ машиналарын йөрттем,  ДОН һәм СК-5 комбайннарында да эшләргә туры килде.  Бер ара ферма мөдире вазыйфасын да башкардым.

Тормыш иптәшем Гөлнур –  минем бик кадерле кешем, ул мине гомер буе аңлап яшәде. Тормышыбыз мул, бүгенге көндә күп итеп мал-туар асрыйбыз, ит-сөт җитештерәбез, күпләп сарымсак үстерәбез. Шулай итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе белән Кукмара халкын тәэмин итәбез. Улыбыз Илмир Кукмарада район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшли, өлкән лейтенант дәрәҗәсендә. Кызыбыз Зәлинә Кукмара ветеринария лабораториясендә эксперт эшен башкара.

Мин, илебез кушкан  бурычны көчемнән килгәнчә үтәп, сугыштан исән-сау кайтуыма шатланып, үземне бәхетле санап, дөньялар тыныч булсын, дип яшим. Шуны әйтәсем килә: безнең рота полкта үрнәк булып саналды, мин моның белән әле дә горурланам. Тәртип, төгәллек, алга план, максат куеп эшләргә яратуыма да армия хезмәте йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Төшләремдә әле дә Әфган җиренә әллә ничә тапкыр барып кайтам.

Ильяс абый сөйләгәннәрне мин бик дулкынланып тыңладым. Быел ул сугышчан дуслары белән бергәләшеп Байлангарда монумент коруда катнашты. «Әфганчыларга мәңгелек дан!» – дип язылган анда. 15нче февраль – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә ачу тантанасы үткәреләчәк. Бу монумент без – яшь буынга аларның батырлыгы турында искә төшереп торачак.

Фәния Рахимова, Кукмара үзәк китапханәләр системасы библиографы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: