Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

Туган көн бүләге

Җәй. Бу сүз өч хәрефтән генә торса да, үз эченә бик күп вакыйгалар сыйдыра ала.

Җәйнең һәр көненнән аерым хикәя язарлык. Мин быелгы җәйдә Түбән Кама шәһәренең Сабан туенда булдым. Анда миңа бик ошады. Шәһәр бәйрәме икенчерәк үтә икән. Әмма үзебезнең авыл Сабан туе миңа якынрак.

Казанда оештырылган “Университет талантов” лагерендә дә үземә күп дуслар таптым, күп нәрсәләргә өйрәндем. Әмма күңелемә иң якын көн гаиләбез белән Казан каласына сәяхәт булды. Алдан планлаштырганча, без бу көнне абыйларым туган көнемә бүләк иткән билетлар белән аквапаркка бардык. Башта куңелле итеп “ИКЕА” ресторанында тамак ялгап чыктык, аннан соң үзәккә юл тоттык. Бу ял үзәгендә мин абыйларым белән эчке бассейнда, урамдагы бассейнда рәхәтләнеп йөздем, таулардан шудым. Ул арада сауна мунчага кереп кызынып чыктым. Миңа бу көнне искиткеч рәхәт булды, чөнки янымда әти-әнием, абыйларым иде. Без бу көнне гаиләбез белән аралашып вакытыбызны күңелле үткәрдек.

Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Гыйниятуллин Кәрим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев