Көмеш кыңгырау

Тибрәнде каурый каләм

Безгә Балтач районы Балтач гимназиясенең  “Каурый каләм” түгәрәгенә йөрүче 8нче б сыйныфы укучыларынан хат килде. Алар “Каурый каләм” исемле газета чыгаралар. Тиздән 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне  җитә. “Каурый каләм” газетасының чираттагы  чыгарылышын алар әтиләргә, абый – бабайларга багышларга уйлаганнар. Иҗади эшләрнең берничәсен сезнең хөкемгә тапшырасыбыз килә.

Бәйрәм бүген

Бәйрәм бүген!

Бәйрәм бүген!

 Февральнең егерме өче-

Ватанны саклаучылар көне!

Әткәй, абыйлар,

Бабайлар  көне ул,

Бик яраталар, көтәләр

Алар бу көнне!

Бәйрәм белән котлыйк,

Изге теләк сезләргә:

Яшәгез  бик озак,

Терәк булып әниләргә!

Хәбибрахманова Әдилә

 

Минем әти

Минем әти иң көчле кеше, 

Баһадир төсле кеше!

Ул зирәк тә, шаян да, 

Акыллы да, әйбәт тә!!!

Газыймова Регина

 

 

Мин әтиемне бик яратам!

    Жир йөзендә иң якын кешеләр - әти-әнидер. Әни үзенең назын бирсә, әти һәр яктан терәк булып тора. Әтиләрнең канат астында үзеңне көчле һәм иркен хис итәсең.

   Минем әтием - бик яхшы, олы җанлы әйбәт әти. Әтием үз эшен яратып эшли. Ул көннәр буе эшләп, арып кайтса да, безнең белән уйнарга, безгә булышырга көч һәм вакыт таба. Әнием белән 14 ел бергә яшиләр. Әтием әниемә дә гел яратып, матур сүзләр белән генә эндәшә. Әтием кебек әтиләр юк кебек миңа. Мин ялгышлыклар эшләсәм дә, ул мине орышмый, һәрвакыт минем хаталарны төзәтә. Әтием беркайчан да авырмасын иде, гел шундый ягымлы, игътибарлы, кайгыртучан  әти булып калырга язсын аңа, Ходаем! Мин әтиемне бик яратам!

Галиева Гөлшат

Әле ярый бабаем  бар

Минем бабаемның исеме -Илфак. Әле ярый ул бар! Ни өченме? Чөнки аның белән көннәрем күңеллерәк, мәгънәлерәк үтә.

Һәр көнне бабаем белән без шаяртабыз, уйныйбыз. Еш кына кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә дә юлыгабыз.

Җәй көне иде. Минем кечкенә вакытым.  Әнием белән санаторийга ял итәргә бардык. Кайтыр вакыт та җитте. Безне алырга бабаем килде. Кайтканда, мин аңа  санаторий турында сөйләп бара идем, бабаемның бер машинаны узганын күреп, аңа :

-Әйдә, бабай монсын да уз!- дидем.

Бабай  ул машинаны да  егетләрчә узды! Минем өчен  бу шатлык иде:

-Молодец, бабай!-дидем.

   Шулай итеп без исән-сау  кайттып җиттек. Берничә көннән полициядән “сәлам хаты” килеп төшмәсенме?! Безне камералар төшереп алган - штраф түләргә туры килде. Бабайга аны  түлисе булды...

   Шулай,  үзсүзле, шаян  оныгының  күңелен күрәм дип, бабаема  юл кагыйдәләрен бозарга һәм шуның  әҗерен дә   татырга туры килде. Ә минем өчен бу хәл тормышымда беренче  сабак булды.

Галиева Илүзә

 

Батыр  карт бабам

 

Карт  бабам дип әйтәсем килә минем Сәләх бабам турында. Ул - минем бабаемның әтисе. Инде бик күптән вафат булса да, гаиләбез хәтерендә карт бабам әле дә  саклана.

   Карт бабам 1905 нче елда Арча районы  Хәсән-Шәех авылында туган. Сугышка кадәр ул Балтач районының Кызыл Игенче колхозында амбар мөдире булып эшли. 1941нче елда сугышка китә, Сталинград шәһәрен азат итүдә катнаша. Карт бабам сугышта өч тапкыр бик нык яралана. Яралары төзәлгәч,  тагын сугышның алгы сызыкларында катнаша. Сугыштагы батырлыгы өчен бик күп медальләр белән  бүләкләнә. 1944 нче елда вафат була һәм Батырлар каберлегендә җирләнә.
Иле өчен көчен дә, хәтта тормышын да кызганмаган карт бабам белән мин бик горурланам. 

 

Сәләхова Чулпан

 

 

 

 

 

Бабаем – минем горурлыгым

 

 23нче  февраль якынлашканда, нигәдер сугыш, батырлык, солдат   сүзләре ешрак яңгырый кебек миңа. Бу сүзләрдә күпме михнәт, күпме күз яше, горурлык, соклану хисләре. Сугыш ул – афәт, үлем, чынга ашамаган хыяллар, җимерелгән язмышлар, ятим балалар, аналарның күз яше. Бөек Ватан сугышы турында без тарих китапларыннан укып, кинофильмнар карап кына беләбез. Бу сугыш - туган җир азатлыгы, халыклар иреге, газиз Ватан өчен барган изге сугыш.
Батырлык һәм солдат дигәндә, бабаем күз алдыма килә. Минем Рәхимжан бабаем да сугышта катнашкан. Ул 7 нче классны тәмамлаган елны Бөек Ватан сугышы башлана. Бабаемны атлар карарга конюх итеп куялар. Шунда ул 1944нче  елның апреленә кадәр эшли. Бабаема егерме яшь тулгач, аны армиягә алалар. Армия хезмәтеннән ул туры сугышка китә. Сугыш бик кырыс була.  Бабайның батырлык өчен медальләре күп булган, ул озак яхшы  эшләгән өчен дә  медаль, мактау грамоталары белән бүләкләнгән. 1990 нчы елда ул вафат  була.


Минем бабаем бик акыллы, мәрхәмәтле, сабыр кеше булган. Аның бу сыйфатлары минем әтиемә дә күчкән. Мин аның белән бик горурланам.
Бүгенге көндә күгебез аяз. Әти- әниләребезнең кайгыртучан карашлары безне иркәли. Без шушы рәхәт көннәрнең кадерен белеп яшәргә тиеш. Илдә тынычлык, мул тормыш булсын өчен, һәрберебез көчебездән килгән кадәр тырышырга тиеш. Безнең теләк бер булсын иде: бу куркыныч көннәр бүтән кабатланмасын, балалар ятимлек ачысын татымасын, аналарның күз яшьләре таммасын !

Мостафина  Әдилә

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: