“Милли моңыбызның бер кылы”
Шигъриятнең дә тамыры җирдә, авылда буладыр. Чынлап уйлап карасаң, барлый китсәң, танылган шагыйрьләребез, язучыларыбызның бик күбесе авылда туып, очар канатларын авылда ныгытканнар бит.
Гөл тамыры җирдә була,
Җырда була халык җаны.
Х. Әюпов.
Безнең төбәк әдәбиятка, сәнгатькә бик күп талантлар биргән як. Туган туфрагыбызда туып, авыл табигатенең җылы кочагында, аның гади, тырыш халкы арасында үскән якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Шулар арасында Күзкәй авылында туып үскән, биредә урта мәктәпне тәмамлаган шагыйрь Фәннүр Сафин исеме безгә аеруча якын, кадерле.
Мәктәптә укыганда ук ул беренче шигырьләрен яза башлаган. Артык тыйнак, кыюсыз малай баштарак аларны сыйныфташларына күрсәтмәгән. Укытучы апасының киңәше белән ул бер тәлгәш шигырьләрен “Ялкын” журналына җибәрә. Бер юлын да үзгәртмичә басытырып чыгаралар. Фәннүргә канатлар үскәндәй була. Сыйныфташларының да кыюсыз малайга карашлары үзгәрә. Ул елларны замандашлары әле бүген дә еш искә алып сагынып сөйлиләр.
Кызганыч, миңа аны күрү насыйп булмады, әмма 40 елдан артык китапханәдә эшләү дәверендә мин аның иҗатын җентекләп өйрәндем. Аның юбилейларын, туган көннәрен һәрвакыт зур хәзерлек белән үткәрергә тырышам. Авылдаш шагыйрь булганы өчен генә түгел, иҗади мирасын –шигырьләрен бик яратам мин аның.
Фәннүр арабыздан бик иртә - 44 яшендә китте, әмма аның туган көненә багышланган кичәгә әзерләнгән саен мин аны яңа яктан ачам, шигырьләрен, еллар үткән саен, яңача кабул итәм. Матурлыкны, дөньяны бүтәннәргә караганда күп мәртәбә артыграк тою сәләте кешене шагыйрь итәдер. Ул искиткеч тоемлы, бай хисле лирик шагыйрь булган. Яшьлек романтикасына хас ашкынулы хисләр, туган җир, табигать хозурлыгы, замандашлар, тормыш турында уйланулар - болар барысы да аның иҗатында бер шигыреннән икенчесенә күчеп, кызыл җеп булып сузылган.
Фәннүрнең лирикасына халыкчан гамь, моң канат куйган. Шигырьләре сагыш-моң булып керә дә мәңге күңелдә кала. Алар хисле, җылы, якты. Алар җыр сорый! Шуңадыр аның шигырьләренә бик күп композиторлар онытылмаслык җырлар иҗат иттеләр. Аның “Җырымда юатырмын”, ”Ялгыз көймә”, ” Мәхәббәт шатлыгы”, ”Бер елганың ике ярында”, ”Хушлашырга ашыкма” һәм башка җырларын җырчылар әле дә яратып башкаралар, тамашачы исә күңеле аша үткәреп, тетрәнеп тыңлый.
Сөйгәнеңнән аерылганда кичерелә торган хисләр гарасатын шул кадәрле ышандырырлык итеп әйтә алган ул.
”Сайрар кошлар синсез нишләр, ничек агар ул сулар?
Урман ничек шаулар, ишелмәсме таулар?” дип әйтү өчен хисләрең чиксез тирән булуы, күңел газабы кичерергә һәм шул халәтне шигъри юлларда чагылдыра алырлык каләм куәсе булу зарурдыр. Ул укучы белән ихлас әңгәмә кора, аның каршында, кем әйтмешли, бөтен җанын актарып сала. Аңардгы эчкерсез садәлек, борчылуларын-ялгышуларын, кайгы-хәсрәтен яшермичә ачып бирү сәләте, үзенә генә хас моңсу-тотнаклы горурлыгын саклаган хәлдә эчке дөньясын сөйли, тасвирлый белүе, фәлсәфи фикерләр бәрелеше, көтелмәгән, кабатланмый торган чагыштырулар – болар барысы лирик герой белән шагыйрь шәхесенең бөтенлеген тәшкил итәдер дә.
Әле аның тагын бер хикмәте бар, еллар үтеп, Фәннүр Сафинның шигырьләрен кабат укыган саен, аларны тирәнрәк тоясың, яңача кабул итәсең. Китапханәнең “Авылдашларыбыз иҗаты” дигән киштәсендә Фәннүр Сафинның “Кеше юлга чыкса”, ”Сез кемнәр?”, ”Тынлык”, ”Күкчәчәк”, ”Чәчәк гомере”, балалар өчен “Яңгыр малае” дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыклары саклана. Китапханәдә балалар белән очрашканда, төрле чаралар үткәргәндә мин аларга еш мөрәҗәгать итәм. Үзешчәннәребез концерт куйганда Фәннүр Сафин шигыренә язылган берәр җыры булмый калмый.
Мәсәлән, үзешчән сәнгать ветераны баянчы-җырчы Фәннүрнең сыйныфташы Рафис Хәсәнов аның “Бер елганың ике ярында”, ”Хушлашырга ашыкма” дигән җырларын сәхнәдә егерме елдан артык җырлый инде һәм тамашачы аны һәрвакыт сәхнәгә кат-кат чакыра. Әгәр ул җыр җырчы репертуарына кермәгән булса, зал аны сорап җырлата.
Фәннүр Шәйхенур улы Сафин 1948елның 27 июнендә Күзкәй авылында туган. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Түбән Кама төзелешенә киткән. Биредә ул “Җидегән чишмә” әдәби берләшмәсенә йөргән, берсеннән-берсе матур шигырьләрен язган. Аннары Казан дәүләт университетын тәмамлаган, Казан телестудиясендә, “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Ялкын”, “Казан утлары” журналлары редакцияләрендә, Татарстан Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында төрле вазифалар башкарган. Ул 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.
Авылыбыз горурлыгы Фәннүр Сафин 1992 елның декабрендә 44 яшендә кинәт вафат булды. Әмма ул безнең-авылдашлар күңелендә, җырларында яши. Без аның туган көннәрен, юбилейларын зурлап билгеләп үтәбез. 60 яшьлек юбилеен авылда гына түгел, Татарстан Язучылар берлеге чакыруы буенча, Күзкәй авылы делегациясе башкалага барып, бик матур әдәби очрашулар үткәрелде. Әгәр исән булса, узган елда шагыйрьгә 70 яшь тулган булыр иде. Юбилеенда без кабат аның иҗади мирасына мөрәҗәгать иттек: авыл китапханәсендә язучының авылдашлары, мәктәп балалары катнашында бик матур әдәби-музыкаль кичә булды.
Шул ук көнне кич белән бөтен республикадан килгән язучыларыбыз катнашында шәһәрнең “Энергетик” мәдәният сараенда “Җырымда юатырмын” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул кичәдә район хакимияте башлыгы Ф.Камаевның ел саен районыбызда яшәп иҗат итүчеләр өчен Фәннүр Сафин исемендәге премия булырылуы турындагы хәбәрен зал көчле алкышлар белән каршылады.
Беренче премия Кече Шилнә авылында яшәп иҗат итүче, берничә китап авторы Земфира Исламовага бирелде.
Быел да Фәннур Сафинның туган көненә багышлап үткәреләчәк “Җырымда юатырмын” әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында “Серле каләм” районкүләм иҗади бәйгесе игълан ителде. Монда 7 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. Алар “Бабайларның батырлыгын онытмыйк”, “Китап булсын дустыбыз”, “Әбием сандыгы”, “Һөнәрләр доньясында”, “Беренче чәчәкләр гашыйклар кулында” кебек темаларны сайлап алып бәйгегә иҗади эшләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Катнашучыларның иҗади эшләрен күренекле язучылар бәяләчәк. Языгыз, катнашыгыз дусларым! Бәлки сезнең арагызда да райондашыбыз Фәннур Сафин кебек сәләтле укучылар бардыр!
Тукай районы Күзкәй авылы китапханәчесе Тәнзилә Шәйхнурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев