Көмеш кыңгырау

Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши

Быел Әфган сугышы тәмамлануга 30 ел тулды. Шушы вакыйгага багышлап республикабызда төрле чаралар үтә. Редакциябезгә бу турыда бик күп хатлар килде. Балтач районы Югары Шубан авылы мәктәбе укучыларының хатларын сезгә тәкъдим итәбез.

«Батырлар урыны Әфганистан»

 

Безнең Югары Шубан авылыннан да Әфган җирләрендә сугыш утын кичеп туган якларына исән - имин әйләнеп кайткан егетләр бар.

Гыйлметдинов Марсель Рәшит улы 1966 елның 5 январендә Балтач районы Югары Шубан авылында туа, туган мәктәбебездә  башлангыч белем ала, укуын   Карадуган мәктәбендә дәвам итә. 1983 елда мәктәпне тәмамлый.  Бабам Рәшит һәм әбием Зөлхәбирә гаиләсендә Марсель абый өченче бала. Аңа да Әфган ачысын татырга туры килгән.

Марсель абыйны Казанда Хәрби коммисариат укыта һәм ул 1984  елның 4 маенда Армия сафларына алына. Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә хәрби өйрәнүләрдә була һәм октябрь аенда Әфганстанга хәрби хезмәткә җибәрелә.

Ачлык, үзәкләргә үтә торган ачы коры җилләр, аунап яткан мәетләр, упкынга төшеп очкан машиналар, бәхетле гомер өмет итүче бичара кышлак халкы, кан - яшь, яшәү өчен көрәшкән кораллы 18-19 яшьлек Совет солдатлары. Сугышта булган мондый куркыныч күренешләрне без кинолардан гына карап беләбез. Ә кыю йөрәкле, илебез өчен көрәшкән батыр егетләребез бу вакытта нинди кичерешләр кичергәннәрдер, билгесез. Күпләр бу мәшхәрне күтәрә алмый авыруга сабыша һәм канлы вакыйгалар гомер буе күз алларыннан китми.

Марсель абый механик - йөртүче булып хезмәт итә. Бу канкойгыч сугыш турында ул бик сөйләргә яратмый, исән - сау әйләнеп кайтуына сөенеп, күтәренке күңел белән яшәргә тырыша. Бары тик землянкаларда 6 шар сәгать поста торганнарын гына әйтеп ала. Сугыш шат күңелле шаян шук Марсель абыйны, аз сүзле, җитти кешегә әверелдерә.

Безнең барыбызның да теләк бер - Җир йөзендә сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата - аналар кайгы яше түкмәсен иде. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Фәкать кушылган боерыкны үти.

Марсель абыйны бәхете ташламаган: 2 ел хезмәт итеп 1986 елның 3 маенда исән-имин туган авылына кайта. Хәрби хезмәттәге вазыйфасы һәм хәрби исеме: сержант. «Сугышчы интернационалист» исемле күкрәк билгесе һәм «70 ел ВС СССР», «Изге афган сугышында катнашканы» өчен медалләре белән бүләкләнә.

 1992 елда Түнтәр авылы кызы Миләүшә белән танышып тормыш корып җибәрәләр. Марсель абыйның гаиләсе бер улы, игез кызлары бар. Хәзерге вакытта кызлары икесе дә гаиләле бәби үстерәләр. Марсель абый оныкларын бик ярата һәм аларның гаиләсе балаларына, оныкларына үрнәк булып бик матур тату гомер итә.  

Гыйлметдинова Энҗе, Шубан төп гомуми белем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

                                                                  

«Дары көйдергән яшьлек…»

 

Әфганстанның шомлы җилләре безнең Югары Шубан авылын да урап үтмәде. Безнең авылда туып үскән лачындай дүрт егеткә дә ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә.

Безнең күрше дә яшәүче Шайхетдинов Дамир абый гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Юк, төпчек бала булмый ул. Үзеннән соң туган энеләре Таһир белән Илһамны бик ярата, аларны гел җитәкләп йөри, еласалар юата, уенчыклар ясап бирә, кызыклы китаплар укый.

Шат күңелле, шаян була Дамир абый. Беренчедә укыганда гармун уйнарга өйрәнә, үзе уйнап сәхнәләрдә җырлый. Аның бөтен туганнары җыр-моңга гашыйк.

18 яше тулгач аны Казанга хәрби техника (тягач) йөртергә өйрәнү өчен укырга җибәрәләр. Тырышып укый  Дамир абый. Укып бетерүгә, иптәш малаен озату кичәсендә төнлә армиягә чакыру хәбәре килә.

Шулай итеп Дамир абый – мыек та чыкмаган, малайлыктан чыгып кына килгән мәлдә сугыш дигән аждаһа авызына барып керә.

Дамир абый Әфганстанның Саманган провинциясендә яши. Кырыс табигать, корылык, башың пешәрлек эссе. Яшәү җир астына казылып ясалган землянкада, керосин лампасы яктысында туган якка юлланган хатларда... Учак ягып, казан асып ашарга әзерлиләр. Җирле халык белән дус-тату яшиләр, бергәләп фотоларга да төшәләр.

Хәрби операцияләр вакытында үлем белән күзгә - күз очрашулар, саны - санга аерылган иптәшләрне цинк табутларда туган якка озатулар...

     Ул хәлләрне Дамир абый сөйли алмый, ,,сөйлә” – дип алҗытсак, хәтирәләргә бирелеп, күз яшьләренә буыла. Кызып китеп авырта башлый.

     Ике ел күргән канлы вакыйгалардан төнлә  төшләнеп куркып уяна. Торып дарулар эчә. Һәм бу гаиләдә сугыш киноларын карау тыелган.

     Дамир абый китапханәнең даими укучысы, телевизор белән дус түгел китапларны күп укый. Һәм биш баласына да китапка мәхәббәт уяткан әти ул.

     Дамир абый улларына да ,,Армиягә бармагыз” – дип әйтми. Аның олы улы Райнур абый хезмәт итеп кайтты инде. Хәзерге вакытта Ранил абый хезмәт итә. Тиздән Рүзәл абыйга чират җитәр.

     Дамир абыйга тыныч тормышта яшәве ай-һай авыр. Чөнки  йөрәгендә мәңге төзәлмәс яра, колагында бомбалар, чинаган самолетлар үкергән тавыш. Чит җирләрдә хәбәрсез югалган, теткәләнгән дуслары төшләренә кереп йөдәтә.

Кичләрен Дамир абый капка төбендә гармунын бер сызып җибәрсә, без - бала-чага – аның тирәсенә җыелабыз. Ул безне җырлата-биетә, кыскасы чирәмлектә бергәләшеп концерт куябыз.

«Сезгә бу афәтләрне күрергә язмасын - ди Дамир абый - илләр тыныч, күкләр гел аяз булсын!»

Дамир абыйның вазыйфасы һәм хәрби исеме: рядовой. Ул «Сугышчы интернационалист» исемле күкрәк билгесе һәм «СССРның хәрби көчләренә 70 ел», «Изге Әфган сугышында катнашканы» өчен медальләре белән бүләкләнә.

Мөхәммәтҗанова Язилә, Шубан төп гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

 

«Әле һаман сызлый яралар»

 

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең Шубан авылыннан  дүрт егет катнашкан. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыганнар.

Минем язасы килгән мәкаләм, минем бабамның энесе – Марат абыем турында.  Марат абыем 1964 елда Балтач районының  иң гүзәл, урман-суларга бай булган, табигате белән таң калдырган Югары Шубан авылында гаиләдә 2 нче бала булып дөньяга килгән.

Ул укып-белем алып, киләчәккә планнар кора. 18 яше тулып 1 ай  үтәр-үтмәс аңа Армия сафларына чакыру кәгазе килә. Шулай итеп Марат абыем 1982 нче елның 1 нче апрелендә армиягә китә. Башта Чирчик  шәһәрендә хәрби өйрәнүдә була, аннары язмыш аны Әфганстанның Баграм шәһәренә илтә. Ул анда  танк полкында хезмәт итә.

Әнисе,туганнары борчылмасын дип ул: «Пешекче булып хезмәт итәм»- дип хатлар яза. «Ул минем күңелем тыныч булсын дип, шулай язган инде. Әни күңеле барыбер сизенә  бит, үзебезгә сабырлык теләп, көн арты көннәрне санап үткәрдек.» - дип искә ала карт әбием.

Туктаусыз юлда булу, утлы табадай кызу көннәр, төрле яклап шартлаган бомбалар, әледән – әле хәрби хезмәттәшләрен югалту, яраланулар – әлеге вакыйгаларны Марат абыем бүген йөрәк әрнүләре белән искә ала. Гомумән, ул сугыш турында әллә ни җәелеп сөйләргә яратмый, әллә нигә бер сөйләгән вакытларында да күзләре яшь белән каплана. «Армия хезмәте тәмамланган солдатлар, саубуллашып шатлыктан самолетка йөгерәләр, ә без аларга кызыгып, кул болгап калабыз. Ә берничә минуттан  ул самолетның һавада шартлаган хәбәре килә. Бу вакытта кичергәннәрне сүз белән аңлатып булмый» - ди ул. Беләм, сугышта күргәннәре, снаряд-бомбалар шартлавы, исәпсез-хисапсыз кеше мәетләре... болар барысы да бүгенгедәй күз алдында торадыр. Ике елдан артык хезмәт иткәч 1984 елның июль аенда ул исән-сау авылга әйләнеп кайта.

Марат абыем төп йортта төпләнеп кала. Авыл малае булганга күрә техниканы якын итә, колхозга эшкә кереп тракторга утыра.

Авыл кибетенә эшкә килгән Сосна кызы Фәридә белән танышып матур гаилә корып җибәрәләр. Бер ул һәм бер кыз үстерәләр.

2002 елдан шәхси эшмәкәрлеккә күчә, Шубан авылында хуҗалыклардан сөт җыя башлый.

Марат абыем бик эшчән, тырыш кеше. Күп итеп маллар асрый, җир эшкәртеп үзенә кирәкле иген һәм печән үстерә. Аңа бу эшендә улы Рәис тә булыша. Минем өчен Марат абыем һәрвакыт үрнәк алырдай кеше.

Марат абыемның армиядәге вазыйфасы һәм хәрби исеме: сержант.

Ул «Сугышчы интернационалист» исемле күкрәк билгесе һәм «СССРның хәрби көчләренә 70 ел», «Изге Әфган сугышында катнашканы» өчен медалләре белән бүләкләнә.

Хәйруллин Кәрим,  «Балтач гимназиясе»нең 6 нчы сыйныф укучысы

 

«Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши»

                                                                                                                                                           

Әфган. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите. Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә–күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәр күргән, меңләгән алданган һәм җимерелгән хыяллар иле.

 Хәбибрахманов Нурылхак абый 1960 нчы елның 26 ноябрендә Балтач районы Түбән Шубан авылында 3 нче бала булып туа. 1967 елда Шубан башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1977 елда Карадуган урта мәктәбен тәмамлаганнан соң  колхозда тракторист булып эшли.

1978 елның октябрендә военкомат кушуы буенча  Казанда хәрби техника (тягачка) укып, 1979 елның февраль аенда механик–йөртүче белгечлеге алган.

1979 елның 10 апрелендә военкоматтан чакыру кәгазе килә һәм Нурылхак абый башта Германиягә барып эләгә. Анда укый, хәрби хезмәтнең нечкәлекләренә өйрәнә.  Алты айдан соң аларны частьларга тараталар.

1979 елның декабрендә солдатларны Германиядән үзләренең танклары белән Белорусиягә чыгарганнар. 1980 елның январендә танк белән Үзбәкстанга китәләр. Шул ук елны Үзбәкстаннан танклар тизлеге белән Әфган башкаласы Кабулга керәләр.

 Үзе турында хатларында ул болай дип яза: «Минем хәлләргә килгәндә үзем әлегә бер килеш кенә служить итеп йөрим. Служба бер җайга уза. Шулай ук Рафикъ та бер килеш служить итеп йөри. Алдагы хатларда язганча шул иске урында».

 1980 елның февраленнән 1981 елның маена кадәр шунда хезмәт итә һәм 1981 елның 27 маенда исән-сау туган авылына кайтып тракторист булып эшли.

Нурылхак абыйның вазыйфасы һәм хәрби исеме: сержант булган. Хезмәт иткән вакытта сигез тапкыр сугыш хәрәкәтендә катнашырга туры килгән, әмма абыем ул турыда сөйләргә яратмаган. Алай да әнисе белән ялгызы гына калгач ул: «Нәнә, мин бик бәхетле, бер чакны танк белән тауларга күтәрелгәндә танк кинәт артка-упкынга таба тәгәри башлады һәм кинәт туктап калды. Безне упкынга очудан чәйнек кадәр генә таш саклап калды,»- дип искә алган. Чынлап та ул бәхетле, өзелеп көткән әнисен, туганнарын күрә. Яшьли гомере өзелсә дә, аның сөякләре Әфган җирендә таралып калмаган, туган авылы зиратында кабере бар.Туганнары еш кына килеп анда чәчәкләр үстерәбез.

Егетлек бурычын үтәп кайткан  сөлектәй абыем кызганычка каршы 1983 елны 22 яшендә вакытсыз үлем белән арабыздан китеп бара.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши. Абыебызның соңгы истәлекләре булып, өйдәгеләрен сагынып, туган якларын җирсеп язган хатлары һәм фотолары гына калды.

Хәбибрахманов Айнур, Шубан төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

                                                                              

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: