Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хәтерләрдә яши үткәннәр...

...Залда тынлык. Бары тик экранда йөрәкләрне шомга салып атышкан  тавышлар, самолет гүләүләре, халыкның ачыргаланып кычкырганы гына ишетелә.Һәркемнең дә күзе зәңгәр экранга төбәлгән.

Быел 27 нче гыйнварда илебез каһарманнарының  дошманнар тарафыннан барлыкка килгән Ленинград шәһәрен камап торган чолганышларын җимерүләренә дә 75 ел тула. 900 көнгә сузылган чолганышлар вакытындагы газап – михнәтләрне үз йөрәге аша кичергән кеше генә аңлый һәм кабул итә ала торгандыр, мөгаен. Безнең буын әлеге елларның кешелек дөньясына ни дәрәҗәдә йогынты ясавын өлкәннәрдән ишетеп, китаплардан, тарихи әсәрләрдән укып белеп, акылыбыз белән авыр, бик болганчык еллар икәнлеген аңласак та, барыбер йөрәк аша кичереп, бар тулылыгы белән кабул итеп бетерә алмыйбыз, миңа калса. Моны аңлар өчен, ишетергә түгел, ә шул елларда яшәп карау кирәктер.

       25 нче гыйнвар көнне әлеге күркәм дата уңаеннан Корноухово мәдәният йортында “ Хәтерләрдә яши үткәннәр...” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Әлеге чараның маскаты да үсеп килүче буында ватанпәрварлек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, тыныч тормышыбыз өчен гомерләре белән түләгән ватандашларыбызга рәхмәтле булу һәм дә инде чарага килгән төрле буын вәкилләрен үзләре өчен нәтиҗә ясап, билгеле бер фикергә килүгә чакырудан гыйбарәт иде. Корноухово авылы китапханәсе мөдире Татьяна Угарованың чыгышы белән башланып киткән чара Лениград чолганышларының ачысын вә төчесен үз җилкәсендә татыган шәхесләрнең истәлекләренә нигезләнеп төшерелгән “Ленинград блокадасы балалары” дип исемләнгән документаль фильм карау белән дәвам итте. Гадәти булмаган  чарага төрле буын вәкилләре чакырулы иде. Укучы балалар, авылыбыз яшьләре, лаеклы ялдагы һәм дә  билгеле бер өлкәләрдә хезмәт куючы авылдашларыбыз арасында авыл советы җирлеге башлыгы В.В.Колчанов та бар иде.

      ...Залда тынлык. Бары тик экранда йөрәкләрне шомга салып атышкан  тавышлар, самолет гүләүләре, халыкның ачыргаланып кычкырганы гына ишетелә.Һәркемнең дә күзе зәңгәр экранга төбәлгән. 1941 нче елның сентябреннән башланып 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр дәвам иткән Ленинград блокадасы еллары  вакыйгаларын, шул еллар рухын бар тулылыгы белән ачып бирә алды бугай әлеге фильм. Залда утыручы хатын – кызлар мышык – мышык борыннарын тартып, ара – тирә күз яшьләрен сөртеп куйса, ир – атлар исә дулкынлануларын яшереп тора алмыйча, вакыт – вакыт тамак төпләрен кырып куйды. Ә балалар исә дөньяларын онытып, фильмны тамаша кыла.

        “Ул елларда Лениград зур бер йортны хәтерләтә иде. Каршыбызга очраган һәркем үз туганыңдай якын, кадерле булып тоелды безгә. Ачлык, мәрхәмәтсез “үлем тырнагыннан” беләсезме безме нәрсә коткарып калды? Шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек”. – дип искә ала ул елларны үз истәлекләрендә берәү. “Үзеңә авыр булса да, синнән дә мөшкелрәкләр бар, шуларга булыш”, - дигән принцип буенча яши ул елларда һәркем.

       Әлеге фильмны карагач, залда утыручы һәркем үзе өчен нинди дә булса бер нәтиҗә ясап,  үзалдына : “Безнең тормыш җәннәт икән бит!” – дип бер генә тапкыр кабатламагандыр.

    Бүгенге тормышыбыз җәннәт кебек булса да, без – кешеләр әнә шул шәфкатьлелек, яхшылык һәм киң күңеллелек кебек сыйфатларга нык сусадык бугай. Үткәннәргә карап, фикер йөртеп, әз генә шәфкатьлерәк вә киң күңеллерәк буласы иде...

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА, Корноухово мәдәният йорты мөдире

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев