Көмеш кыңгырау

Хәтер битләрен актарганда...

«Үт­кән – үт­кән­дә кал­сын, мон­дый хәл­ләр баш­ка ка­бат­лан­ма­сын иде».

Һәр­бер ке­ше­нең кү­ңе­ле тү­рен­дә күп­ме­дер дә­рә­җә­дә ва­тан­пар­вәр­лек, ту­ган ягы­на бул­ган яр­ату хи­се яши тор­ган­дыр. Аның ни дә­рә­җә­дә көч­ле бу­лу­ын һәр­кем үзе ге­нә бе­лә. Иле­без­нең го­рур­ла­нып сөй­ләр­лек ва­кый­га­ла­ры, кү­ңел­не тыр­нап то­рыр­лык, кай­та­ва­зы шак­тый ел­лар­га җи­тәр­лек бол­ган­чык миз­гел­лә­ре дә аз бул­ма­ган. Бө­тен­дөнья су­гы­шы бул­сын­мы ул, ач­лык, тот­рык­сыз­лык ел­ла­ры бул­сын­мы – бо­лар­ның бер­се дә эз­сез югал­ма­ган, та­рих бит­лә­ре­нә сы­е­нып, без­гә, без­дән соң ки­лә­чәк бу­ын­нар­га үзе­нең бар­лы­гын ис­кәр­теп то­ра ке­бек. XX га­сыр­да­гы та­ри­хи ма­та­вык­лар мо­ның бе­лән ге­нә бет­ми әле. Мил­ли­он­ла­ган ке­ше­ләр­нең тор­мы­шын хәл ит­кән сә­я­си реп­рес­сия дә та­рих бит­лә­ре­нең бер өле­шен алып то­ра.

Ел са­ен 30нчы ок­тябрь Рос­си­я­дә сә­я­си реп­рес­сия кор­бан­на­рын ис­кә алу кө­не бу­ла­рак бил­ге­ләп үте­лә. Әле­ге кү­ңел­сез да­та үсеп ки­лү­че бу­ын та­ра­фын­нан игъ­ти­бар­сыз ка­лыр­га ти­еш тү­гел. 31нче ок­тябрь көн­не Кор­ноу­хо­во мә­дә­ни­ят йор­тын­да «Хә­тер бит­лә­рен ак­тар­ган­да» дип исем­лән­гән те­ма­тик ча­ра үт­кә­рел­де. Әле­ге ча­ра­га мәк­тәп ба­ла­ла­ры ча­кы­ру­лы иде. «Сә­я­си реп­рес­си­я», «ха­лык дош­ма­ны» сүз­тез­мә­лә­ре­нә кыс­ка­ча аң­лат­ма бир­гәч, пре­зен­та­ция яр­дә­мен­дә та­рих бит­лә­ре­нә «сә­я­хәт ит­тек» Ко­лы­ма, Со­лов­ки ла­герь­ла­ры, реп­рес­си­я­гә ду­чар ител­гән­нәр­нең яз­мы­шы, алар ки­чер­гән җә­за­лар ту­рын­да сөй­лә­гән­дә ба­ла­лар­ның йө­зен­дә кы­зык­сы­ну хи­се бе­лән бер­рәт­тән, кыз­га­ну хи­се дә ча­гы­лып үт­те. Та­рих бит­лә­ре­нә күз сал­саң, «ха­лык дош­ма­ны» исе­ме та­гы­лып, үлем җә­за­сы­на, сөр­ген­гә сө­рел­гән ха­лык са­ны дис­тә­лә­гән мил­ли­он­нар бе­лән исәп­лән­гән. Бер га­еп­сез ке­ше­ләр­нең ачы күз яшь­лә­ре бе­лән юыл­ган кур­кы­ныч ел­лар шау­кы­мы та­рих бит­лә­рен­дә ге­нә тү­гел, хә­тер­нең бер поч­ма­гын­да бул­са да үз уры­нын алып, үзе­нең бар­лы­гын ис­кәр­теп то­рыр­га ти­еш­тер, мө­га­ен. Ки­чә-очра­шу­ы­быз нәкъ тә шу­ны рас­лау­чы бер дә­лил бул­ды ке­бек. Авыр ел­лар­да да, яз­мыш сы­на­вы­на би­реш­ми, сын­мый, ки­лә­чәк­кә ыша­ныч бе­лән ка­рар­га өй­рән­гән шә­хес­лә­ре­без бу­луы кү­ңел­дә ба­ры тик сок­ла­ну хи­се ге­нә ту­ды­ра. Ча­ра­га «Үт­кән – үт­кән­дә кал­сын, мон­дый хәл­ләр баш­ка ка­бат­лан­ма­сын иде», – ди­гән сүз­ләр бе­лән нок­та куй­дык.

Гү­зәл Хә­би­бул­ли­на, Ба­лык Бис­тә­се ра­йо­ны, Кор­ноу­хо­во авы­лы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: