Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Хатлар яздык утырып...

Ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Рәсәй Президенты Б. Ельцин указы буенча 1994 нче елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге бәйрәм ел саен киңрәк колач ала кебек. “Иң яхшы хат ташучы” дип исемләнгән республика бәйгесе дә булдырылган инде. Көнкүрешебезгә интернет килеп кергәннән бирле, тормышыбыз берникадәр дәрәҗәдә үзгәрде дә кебек. Тизлек, җайлы ысулларга ияләшеп беткән заманда, статистика мәгълүматларына караганда, почта хезмәтеннән файдаланучылар әллә ни кимеми икән. Бүгенге көн күрсәткечләренә күз салсак, Рәсәй буйлап 40 меңнән артык почта бүлекчәсе эшләп килә. Шуңа өстәп, 360 һава рейслары, 450 данә вагон һәм 17 меңгә якын автомобиль халыкка хезмәт күрсәтә икән. Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын дип, 13 июль көнне Корноухово мәдәният йорты үзенең нәни дусларын әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан оештырылган “Хатлар яздым утырып...” дип исемләнгән чарага дәште. Әле икенче ел гына үткәрелеп килүче чарага быел да балалар бик зур кызыксыну белән килделәр. Бәйрәм башланыр алдыннан хат ташучы Иван Печкиннан котлау хаты килеп төште. Әлеге хатны уку өчен балаларга рус һәм татар телләреннән барлык белемнәрен искә төшерергә туры килде. Шактый матур эчтәлекле, шул ук вакытта көлкеле дә котлау хаты булып чыкты ул. Күгәрчен почтасы турындагы тарих та бик зур кызыксыну уятты нәни дусларыбызда. Чараның икенче – уеннар белән үрелеп барачак өлешенә күчкәнче, балаларга бергәләшеп үзләренең иң зур хыялларын барлап, аерым кәгазь битләренә язып, махсус конвертларга “яшереп” куярга тәкъдим ителде. Әлеге конвертлар мәдәният йортының кеше кулы җитмәслек шкафында сакланып, нәкъ бер елдан соң ияләренә тапшырылачак. Кем белә, ә бәлки бер ел эчендә кемнәрнеңдер хыяллары чынга ашып куяр! Балаларга үзләрен зур банкир ролендә сынап карарга да туры килде бүген. Республикабызда нәшер ителүче гәҗит-журналларны искә төшердек, шәһәрләр исеме әйтеш уенын да уйнадык. Бергәләшеп, кулга каләм тотып, кәгазь битенә барлык әйтәсе килгән сүзләрне сырлап, әбиләренә, абый-апаларына, дусларына саләм хатлары язарга да, конвертка маркалар ябыштырырга да өйрәндек. Тиздән әлеге хатларны сөйкемле хат ташучыбыз Рәшидә апабыз ияләренә тапшырыр дип ышанып калабыз. Чараның иң күңелле өлеше – мәдәният йортының бүлмәләрендә яшерелгән конверт-сөенчеләрне табу булгандыр, мөгаен. Конвертлар күп булса да, бүләкләр яшерелгәннәре санаулы гына иде. Бәхетле конвертка ия булучыларның йөзләреннән шатлык китмәде бүген. Бүгенге чарада хат ташучы һөнәренең ни дәрәҗәдә авыр, җаваплы һәм дә кирәкле һөнәр икәнлегенә төшенде балалар. Яңгырына-карына, җиленә-буранына карамый, килгән хатларны, посылкаларны вакытында ияләренә тапшыру нәкъ тә менә алар җилкәсендә икәнлегенә инандылар. Балаларыбыз әлеге һөнәр ияләренең хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәнсеннәр иде диясе килә. Ә авылларда почта бүлекчәләре яшәсен, һәрберебезнең йортларына бары тик яхшы хәбәрләр генә килеп торсын иде!

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев