Көмеш кыңгырау

Икмәк узган юл

Ипи, икмәк, ипекәй.... Бу сүзләр әни кебек кадерле һәм якын. Чөнки әнисез яшәп булмаган кебек, иписез дә яшәп булмый.

Миңа әбием: «Ипинең валчыгы да бездән зур, коеп ашама, кызым», – дип гел кабатлап тора. Чөнки ипи – безнең төп ризыгыбыз. Табынга да иң беренче булып ипине куялар. Икмәкне рәнҗетү – зур гөнаһ. Бүгенге көндә без бик мул, ризыклы заманда яшибез. Кибетләрдә дә нинди генә тәм-том юк та, нинди генә төр ипи юк. Без әле үзебезгә күрә сайланган булабыз, икмәкнең төрлесен тотып карыйбыз. Ә алай итәргә ярамый.

Әбием әйтә: «Элек, балам, кеше бер кисәк ипигә тилмереп яшәгән, алдыңа килгәнне, зарланмыйча гына аша», – ди. Әле ул ипи булып, безнең табыннарыбызга килгәнче дә, күпме юллар уза. Шуңа күрә без, икмәкне дә, аны пешерүчеләрне дә хөрмәт итәргә тиешбез. 


Гөлинә Мөэминова, Мөслим районы, Вәрәшбаш мәктәбе, 3нче сыйныф

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: