Көмеш кыңгырау

Чыршы бизәр чак җитә

”Бәхет бит ул табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү” дигән бөек рус язучысы Л.Н.Толстой. Безгә шушы бәхетне югалтмаска кирәк!

Без Яңа елны күбебез бизәлгән чыршы белән каршылыйбыз.Яңа елны карт булсак та, яшь булсак та көтәбез. Яңа ел ниндидер могҗиза, шатлык, сөенеч, үзгәреш алып килер сыман тоела.Ләкин Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый.Ясалма чыршы сатып алып, матурлап бизәп кую күпкә яхшырак.Үсеп утырган наратны, чыршыны кисеп алып кайтсак, алар атна-ун көн генә йортыбызны бизәп торырлар, аннан соң аларны чыгарып ташларга кирәк,бу безнең миһербансыз булуыбызны күрсәтә. Ә бит кайберәүләр, ул чыршы белән наратның  үсүе өчен ничә еллар кирәклеген онытып җибәрәләр.

         Яңа ел узгач, чыршыларны, наратларны урамга  чыгарып ташлыйлар. Буран чыкса, җил юлында очраган берсеннән-берсе матур купшы чыршыларны,наратларны бөтереп алып, җиһан буйлап очырта башлый. Бу чыршылар,наратлар кичә генә бөтен өйгә хуш ис бөркеп, купшылыклары белән  балаларны үзенә җәлеп иткән иде.Менә шушы тискәре күренеше белән Яңа ел бәйрәме балаларның күңеленә сеңеп кала. Халык тикмәгә генә “Оясында ни күрсә- очканда шул булыр” - дип әйтмәгән. Һәр ел саен  ата-аналар тарафынннан кабатланган әлеге күренеш, балаларда табигатькә карата битарафлык тудыра.  Үскәч әлеге бала нинди гамәлләр кылмас та, табигатькә нинди зыян китермәс?

Бала тәрбияләү - гаилә һәм балалар бакчасының уртак эше. Әлеге хатаны үз вакытында төзәтү  бары тик үзебездән тора.Без тәрбиячеләр,ата-аналарга табигатьне сакларга кирәк икәнен гел аңлатып торабыз.Яңа ел алдыннан ясалма чыршылар алырга киңәш итәбез.Төркемдә,балаларга ясалма чыршыларны бизәгәндә ,агачларны сакларга кирәк икәнен аңлатабыз.Бәйрәм алдыннан кайсы гына сәүдә йортына керсәң дә, ишек төбеннән үк безне ясалма чыршылар каршы ала. Бала белән бергәләп, күңелеңә хуш килгәнен генә сайлыйсы кала.Ясалма чыршы алу гаилә бюджеты өчен күпкә отышлырак та әле. Ә иң мөһиме-бала табигатькә һәм әйләнә-тирәдәге предметларга сак карарга өйрәнә.Ясалма  чыршылар белән мәшәкать тә кимрәк, чыршының ылыслары да коелып интектерми, бәйрәм үткәч, җыясың да, савытына салып куясың, икенче елга да чыршы аласы түгел.

Балаларны чын кеше итеп  бергәләп тәрбияләргә кирәк, табигатьне корытмыйк.  Без бит тормыш,яшәр өчен бөтен кирәк әйберләрне табигатьтән алабыз. Табигатьнесаклау-һәркемнең изге бурычы,аның турында закон да бар.“Туган, яшәгән җиреңнең табигатен саклау һәм аның табигый байлыкларыннан  дөрес файдалану ,һәр кеше өчен мәҗбүри”, -дип язылган анда. ”Бәхет бит ул табигать белән бергә булу, аны күрү, аның белән сөйләшү” дигән бөек рус язучысы Л.Н.Толстой. Безгә шушы бәхетне югалтмаска кирәк!Әйдәгез,һәрберебез туган җиребезне яратып,аның киләчәге турында уйланып яшик!

Дульфира Шәрифуллина, Хиндия Файзрахманова, Яр Чаллы 9 нчы санлы “Алан”балалар бакчасы  тәрбиячеләре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: