Көмеш кыңгырау

Биш ай хәбәре булмагач...

Дөньялар имин булсын, берүк!

Минем бабам (әбиемнең әтисе) Нургалигә сугышка киткәндә 22 яшь булган. Ул 1834 укчы полкында сугышкан. 1944 елның 14нче гыйнварында мина ярчыгы бабамның уң аягын яралый. Аңа госпитальдә операцияләр ясыйлар. Аннан терелеп чыккач, стройга яраксыз дип, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Апрель азагында бабам, ике култык таягына таянып, авылга кайта. Бу елларда тылда калганнар – барысы да фронт өчен дип тырышып эшләгәннәр.

Минем карт әбием (әбиемнең әнисе Зәкия) сугыш елларында тракторчы булып эшләгән. Бу вакытта карт әбием унтугыз яшьтә булган.

Әтием Алмаз да сугышны күргән кеше. Туксанынчы елларда барган Чечен сугышында катнашкан ул. Улыннан биш ай буе хат килми торгач, әбием Чечняга киткән. Ике атна буе очрашу көтеп, казармада яткан. Аның теләге – улын алып кайтып китү булган. Ләкин әтием: «Исән калырга язса, кайтырмын», – дигән. Ул исән-сау кайткан. Әтиемнең «Батырлык өчен» медале бар.

Мин әтием белән горурланам. Минем бөтен теләгем шул:«Сугышлар булмасын, балалар ятим калмасын. Дөньяда бар халык тыныч, дус яшәсен иде!»

Элина Сөнгатова, Чаллы шәһәре, 1нче мәктәп, 7нче сыйныф.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: