Көмеш кыңгырау

Без – сәяхәтчеләр!

Мин 20нче мәктәпнең 6нчы сыйныфында укыйм. Сыйныфыбызда 28 укучы. Без бик дус яшибез, экскурсияләргә йөрергә яратабыз. Алабуга, Менделеевск, Казан, Ижау шәһәрләрендә, Свияжск утрау шәһәрчегендә булдык. Узган ел язгы каникуллар вакытында Санкт Петербургка бардык.

Туган шәһәребез Чаллы шәһәрендә булган кызыклы урыннарга да еш барабыз.

1нче, 44нче, 3нче мәктәпләрнең, 15нче балалар иҗат йортындагы «Татар өе», «Роза Хөсәенова» музейларында булдык. Каникулның бер көнендә һәрвакыт Синема паркка барып яңа фильм карыйбыз. Уку вакытында айга бер тапкыр рәхәтләнеп Энергетик мәдәният йорты оештырган фильмнарны карарга йөрибез. Быел көз көне Чаллы ТВда эшләүче абый-апалар белән очраштык, IT-паркка да, картиналар галереясына да бардык. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә оештырылган төрле очрашуларга йөрибез, уеннарда, мастер-классларда катнашабыз. Туган як музеена сыйныф сәгатьләренә йөрибез. Гомумән, дәресләрдән тыш вакытыбызны бик күңелле үткәрергә тырышабыз.

Икмәк пешерә беләсезме?

Ә бу юлы без Чаллы икмәк комбинатына юл алдык. Безне ачык йөзле апалар каршы алдылар. Алар безне ипи пешерү серләре белән таныштырдылар. Ипи табынга килгәнче нинди юллар үтә? Без экскурсия вакытында моны үз күзләребез белән күрдек. Зур йөк машиналары элеватордан бодай алып килеп махсус чокырларга бушата. Бушатканда ук тимер иләкләр аша уздыралар, аннан соң юалар, киптерәләр. Яңадан бодай торбалар буйлап тегермәнгә җибәрелә. Аннан соң он хәлендә чаннарга бушатыла.

Апалар безне комбинатның берничә цехына алып керделәр. Анда керү өчен безгә аерым баш, аяк киемнәре бирделәр. Без камыр ясау, басу, бүлү, савытларга бушату, ипи пешерү машиналарын карадык. Бу комбинатта бер тәүлеккә 25 тонна ипи, 6 тонна күмәч (баранка), 1,5 тонна чәкчәк әзерләнә. Гап-гади он, чүпрә, су кушып ясалган камыр күпереп пешкән икмәккә әйләнде дә куйды! Без әле аны ашап та карадык!

Чәкчәк һәм Кузя

Икенче цехта чәкчәк пешерүчеләр белән таныштык. Алар безгә чәкчәк рецептының серләрен аңлаттылар, бавырсак, кәләвә әзерләүне күрсәттеләр. Монда да камырны машина җәя, кисә, пешерә, суыта. Ә балны алар үзләре кушып болгаталар һәм тартмаларга үлчәп тутыралар. Кайнар чәкчәктән авыз иттек тә, күпләребез яратып ашый торган кукуруз таякчыклары цехына киттек. «Кузя Кукурузя», «Кузя Витаминкин» нәкъ монда әзерләнә, пакетларга тутырыла. Махсус кукуруз оны, шикәр пудрасы, ваниль, көнбагыш мае кушып ясыйлар икән аны. Конвейердан тәгәрәп төшүче бу таякчыкларны карап тору бигрәк тә кызык булды.

Кайнар күмәчләр

Экскурсия ахырында тагын бер могҗиза күрдек. Күмәч (бублик, баранка) пешерү цехын карадык. Туктаусыз әйләнеп торучы җайланмалар камырны басып, түгәрәкләп кисеп, кайнар мичкә озата тора – күмәчләр коела тора. Алар шундый матур, кызарып пешәләр. Апалар рөхсәте белән без аларны да бик тәмләп авыз иттек. Кайнар күмәч бармакларыбызны пешерсә дә, телне йотарлык иде шул!

Яраткан гәҗитем «Көмеш кыңгырау» аша безгә шундый онытылмаслык матур ял, күңелле мизгелләр бүләк иткән экскурсоводларга, армый-талмый эшләүче абый-апаларга зур рәхмәт әйтәсем килә.


Нәргизә Халикова, Чаллы шәһәре, 20нче мәктәп, 6А сыйныфы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: