Йолдыз Шәрәпова: «Туган телебезгә ике йөз процент хезмәт итәргә телим»
Йолдыз Шәрәпова - әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе, балалар күңеленә хуш килгән дистәләгән китап авторы.
– Йолдыз апа, иҗатыгызның башы кайда дип уйлыйсыз? Иҗади юлыгыз нидән башланды?
– Минем иҗатка илткән юлым күпләрнеке кебек үк балачактан башланып китте. Мин ялгыз үстем, шуңа төп дусларым, киңәшчеләрем гади китаплар булды. Әби белән, әни белән генә, туганнарсыз үскән кыз буларак, китапханә белән бик яшьли дуслаштым мин. Шәүкәт абый Галиевның шигырьләрен аеруча яратып укый, яттан ук сөйли идем. Шуның өстенә, иҗатка илткән юлда укытучыларымның да өлеше бар дип саныйм. Безнең заман укытучылары иҗатка хөрмәт, мәхәббәт уята беләләр иде. Бәлки, шуларга бәйле мин журналистиканы, татар телен сайлаганмын, юлымны әлеге юнәлештә дәвам итәргә карар кылганмындыр дип уйлыйм.
– Яшь иҗатчылар белән танышып барасызмы? Алардан һәм аларның әсәрләреннән кәнәгатьме сез?
– Яшь иҗатчылар белән шактый таныш. Гомумән, яшь чагында шигырь язмаучыларны табибка күрсәтергә кирәктер (көлә). Яшь чак шундый чор инде ул: дөньяның дилбегәсе синең кулда кебек. Шигърияткә үз сүзен әйтергә курыкмаган яшьләр килә, ә менә балалар әдәбиятында алар бик күренми. Бу мине бик борчый. Без үзебез Шәүкәт абыйны тыңлап үскән булсак, безнең балалар Роберт абыйны укып үсте, сез – безне укыйсыз. Сорау туа: безнең оныклар кемнәрне укып үсәрләр соң? Яшь иҗатчыларга менә бу җитеп бетми кебек...
– Алдыгызга нинди максатлар куеп яшисез бүгенге көндә?
– Минем туган телебезгә ике йөз процент хезмәт итәсем килә. Быелгы елыбыз туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде бит инде. Шушы форсаттан файдаланып калырга кирәк, минемчә. Милли горурлыкны, милли аңны югалтмаска, татар булуыңны күрсәтергә, бу хакта һәрдаим сөйләп йөрергә кирәк.
– Татар теле бетәр дигән курку юкмы үзегездә?
– Әлбәттә, борчылу бар. Әмма татар теле бетмәс, дип уйлыйм. Аннары сүзнең көче дә бар, диләр бит әле. Һаман бетә дип кат-кат кабатлап торсаң, бетмәстәе дә бетәргә мөмкин аның. Шуңа күрә һәр кеше һәр нәрсәне үзеннән башларга тиеш.
– Үзегезнең иҗатка гына хас үзенчәлекләрне атый алыр идегезме?
– Роберт абый Миңнуллин әйтмешли, минем геройларым – шаян-шук булсалар да, моңсулык бар аларда. Монысы да, минем уйлавымча, әтисез үскән балачагыма, ятимлегемә барып тоташа. Минем күп шигырьләремнең төп мәгънәсе соңгы ике юлга салынган. Һәм аларның күбесе тәрбияви рухта язылган. Мин бит әни кеше. Беренче чиратта, үз балаларымны тәрбияләр өчен язам мин аларны.
– Балалар әдәбияты башка жанрлардан нәрсә белән аерылып тора?
– Балалар ялганны тиз сизәләр, аларны алдау кыен. Шуңа самимилык саклана аларда. Әдәбиятка мәхәббәт балалар шигъриятеннән башлана дип уйлыйм. Әлеге жанрда иҗат итү өчен дә зур тәҗрибәң булу кирәк: яисә минем сыман күп балалы әни булырга, яисә зур гаиләдә үсеп, эне-сеңелләреңне күзәтеп яшәргә кирәк. Аннары бик җаваплы, катлаулы жанр бит ул. Балалар өчен иҗат итү өчен үзең дә бала булып кала белергә тиешсең. Шуңа да бик күпләр аңа алынырга курка.
– Кайчан языла шигырь?
– Күңелнең бер кылы зыңлап куя да, кулга каләм тотасың, әйтер сүз туа күңелдә. Шулай языладыр да инде ул...
– Дәвам итеп бетерегез әле. Иҗат – ул...
– Иҗат – ул газаплы ләззәт, кешене күтәреп алырдай канат, аңлатып булмый торган гаҗәп халәт.
Гөлназ ӘХМӘДИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев