Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Хейтерларым юк әле

Сез кайсы блогерны яратып карыйсыз? Күптән түгел яшьтәшегез, Яшел Үзән шәһәре егете – Әмир Разовның блогына тап булдым.

Әмир бик кызыклы алып бара блогын. Нинди генә һөнәрләре юк. Сезне дә аның белән таныштырырга теләп, яшь блогерга сорауларымны юлладым. 
– Әмир, сәлам! Син бик матур итеп блог алып бара башлагансың. Нәрсә этәргеч булды?
– Әйе, мин быел блог башларга булдым. Төркиядә ял иткәндә, Башкортостан блогеры белән таныштым, ул миңа блог башла, дип киңәш бирде. Аның белән бергә кызыклы рилс та төшердек әле.
– Гаиләң, якыннарың бу хоббиеңа ничек карый? 
– Алар мине хуплап алдылар. Гел мактап торалар.
– Синең блогың нәрсә турында?  Максаты нинди?
– Блогта мин үземнең көндәлек тормышымны төшерәм. Ашарга пешергәнемне, ишек алдында нәрсәдер эшләгән видеоларны да куям.
– Ә беренче видеоңны хәтерлисеңме?
– Хәтерлим. Беренче видеоны дустым белән урамда йөргәндә төшергән идем. Ул вакытта бернинди каушау да булмады, ничектер җиңел төшерелде ул.
– Хейтерларың бармы? Начар комментарийларга ничек карыйсың? Күңелең төшәме?
– Хейтерлар, начар комментарийлар булмады. Булса да, мин борчылмам дип уйлыйм. Бер кеше генә «отпишусь» дип язган иде. 
– Блогерлыктан тыш, нәрсәләр белән кызыксынасың?
– Минем өйдә тик утырганым юк, әти-әнигә булышам. Кыш көне кар көрим, җәен бакча эшләрендә ярдәм итәм. Кечкенә сеңлемне дә карашам. Җәй көне дусларым белән квадроциклда, велосипедта йөрим. Уку вакытында баян түгәрәгенә йөрим. Быел инде 5нче сыйныфка күчтем. Баянда уйнавымны гаиләм бик ярата.
– Афәрин, баянчы да икәнсең әле. Нинди көйләрне бигрәк  тә яратып уйныйсың?
– «Хәтирә», «Суда-суда», «Синий платочек»ны уйнарга яратам.
– Ә мәктәптә ничек укыйсың? Нинди дәресләрне яратасың? 
– Яшел Үзәндәге 16нчы мәктәпнең 7нче сыйныфында белем алам. Мин яхшы укыйм. Яраткан дәресләрем – математика, технология һәм әдәбият.
– Каникулда ничек ял иттең? Кайларда булдың? 
– Гаиләбез белән Төркиягә ял итәргә бардык. Актаныш районында авылда дәү әни янында да кунак булдым. Кыскасы, шәп ял иттем. 
– Син блогыңда ашарга да пешерәм дидең, нәрсәләр пешерергә яратасың? 
– Рецептыннан карап, бөтен ризыкны да пешерә беләм, дип уйлыйм. Күмәч, баллы торт... Учакта пылау да пешергәнем бар. Интернетта үземә ошаган рецептны күрсәм, шунда ук пешереп карыйм. Кайвакыт әнием: «Улым, берәр тәмле әйбер пешер әле», – дип сорый.  
– Әмир, нинди хыялларың бар?
– Блогны үстерү, күбрәк кызыклы видеолар төшерү.
–  Син нинди? Үзеңне өч сүз белән генә тасвирлый аласыңмы? 
– Эшчән, юмарт, игелекле дип әйтер идем.
– Афәрин, гел шундый булып кал!
Ай Кызы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев