Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Тылсымчы булсам, һәлакәтләрне булдырмас идем...

«Хәвефсез тәгәрмәч» шәһәр программасы җитәкчесе Сәйфуллина Гөлкәй Фәрит кызы белән әңгәмә.

Күптән түгел юл хәрәкәте иминлегенә багышланган гаилә квест-уены турында мәгълүмат күземә чалынды. Кем оештырды икән бу бик күркәм чараны, дип кызыксынгач, бер танышым: «Гөлкәй Фәрит кызыннан белешеп кара әле. Чаллыда балаларның юл хәрәкәте иминлеге буенча иң тәҗрибәле белгечләрнең берсе ул», — диде. 

Чыннан да, Сәйфуллина Гөлкәй Фәрит кызы — Чаллының 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә бүлек мөдире, педагог-оештыручы, «Хәвефсез тәгәрмәч» шәһәр программасы җитәкчесе. Кыскасы, бөтен Чаллы буенча яшь юл хәрәкәте иминлеге отрядларының «хуҗабикәсе» булып чыкты ул.

— Чаллының яшь юл хәрәкәте отрядларына ничә яшь инде, Гөлкәй ханым? 
— Гомумән, Россия яшь юл хәрәкәте отрядларының ярты гасырлык тарихы бар. Былтыр 50 еллык юбилеен билгеләп үтте алар. Чаллының 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә бу проект 2010 елда тормышка ашырыла башлады. Бүгенге көндә шәһәребездә 1900ләп яшь инспектор юл иминлеге сагында тора — 113 отрядыбыз гөрләтеп эшли.

— «Минем дә яшь инспектор буласы килә. Нишләргә?» — дип кызыксына кайбер балалар.
— Яшь инспектор булу өчен бары тик көчле теләк кенә кирәк. Мондый отрядлар һәрбер мәктәптә бар. Безнең өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бу юнәлештә төрле яшьтәге балалар өчен программалар төзелгән. Мәктәптә сыйныф эчендә яки җыелма командалар да булырга мөмкин. Программада катнашу өчен, уку елы башында һәр мәктәп безгә гариза җибәрә. Сентябрь аенда яшь инспекторларны кабул итү тантанасы үтә.

— Хәзер яшь юл инспекторлары хокук бозучыларны шелтәли дә, шул ук вакытта репортаж-интервьюлар да яза ала икән. Мондый уникаль хокук берничә ел элек Татарстанда яшь инспекторлар хәрәкәтендәге укучыларга бирелгән, хәтта матбугат үзәкләре ачылган. Димәк, алар арасында журналистлар, блогерлар да бар...
— Әйе, безнең шәһәр 2018 елда яшь юл инспекторларының матбугат үзәкләрен ачу буенча федераль проектка кушылды. Яшь журналистларыбыз «Эфир» телеканалының «Беляева, 1» тапшыруында «Иминлек юлламасы» («Путевка безопасности») сәхифәсен алып баралар. Төрле шәһәркүләм чараларны яктырталар. Безнең хәрәкәт яңалыкларын Телеграмм-каналында, ВКонтакте битләрендә дә күрә аласыз. Мәктәпләрдәге мәгълүмат челтәрләре дә юл хәрәкәте иминлеген пропагандалый.

— Яшь инспекторлар өлкәннәрне дә тәрбияли, диләр.
— Дөрестән дә, шулай. Яшь юл хәрәкәте отрядындагы балалар әти-әниләренә, туганнарына юл кагыйдәләрен бозарга ирек бирмиячәк. Алар үткәргән «Машина йөртүчегә хат», «Без тормышны сайлыйбыз» кебек төрле акцияләр — өлкәннәр өчен дә тәрбия чарасы. Чөнки иминлеккә өндәп язылган плакатлар белән чыккан балаларны күреп, бер машина йөртүче дә битараф калмас, дип уйлыйм. 

Шулай ук күп кенә чараларны әти-әниләр бәлән берлектә оештырырга тырышабыз. Әле менә декабрьдә яшь инспекторларның гаиләләре белән «Без куркынычсызлык өчен» дигән квест-уен уздырдык. Анда 12 гаилә командасы катнашты. Мондый уеннарның өлкәннәргә йогынтысы бик зур.

— Чаллы яшь инспекторларын Россиядә беләләрме?
— Безнең балалар Россиякүләм бәйгеләрдә, олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Былтыргы олимпиадада Чаллыдан 1497 укучы көч сынашты, шуларның 992се җиңү яулады. Шулай ук безнекеләр Яшь инспекторлар форумында актив катнашалар. «Добрая дорога детства» Бөтенроссия газетасы оештырган төрле бәйгеләрдә җиңүгә ирешәләр. «Хәвефсез тәгәрмәч» республика бәйгесендә җиңүчеләребез данлыклы Артек лагеренда ял итәләр. Әйтик, 46нчы мәктәп отрядына шундый бәхет елмайды. Бөтенроссия вебинарында исә Чаллы яшь юл инспекторлары эшчәнлеге үрнәк итеп күрсәтелде. 

— Тылсымчы булсагыз... 
— Тылсымчы булсам, барлык юлчылардан юл йөрү кагыйдәләрен үтәтеп, һәлакәтләрне булдырмас идем. Күкләребез аяз, юлларыбыз имин, барыбыз да сау-сәламәт булыйк. 

Әңгәмәдәш – Лариса Шәемова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев