Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Теләгем – Сәидә белән фотога төшү иде

Кем генә Мәйсәрә ролен башкарырга хыялланмый икән соң? Мондый бәхет Сәидә Мөхәммәтҗановага елмайган.

Мин, ничектер гел сынамыш-сораулар белән яшим икән.
Мәсәлән, Яңа ел башлануга ишектән, иң беренче булып кем керер?
Яз җитеп кояш кыздыра башлагач, иң беренче кыска җиңле күлмәк кигән кеше кем булыр?
Уку елы башыннан сыйныфташлар арасыннан беренче билгене кем алыр?
Яңа телефонга беренче булып кем шалтыратыр?
Яза китсәң күп инде ул, ә хәзер соңгы сынамыш хакында.
Мин  дә, "Пушкин карта"лы булдым. Ул картага дәүләт тарафыннан 5 мең сум акча салынган. Аны мәдәни чараларга кулланачакмын, дип сүз бирдем. Шулай дип уйлап бетерүем генә булды, теге сезгә әйткән, сынамыш-сорау тагын “килеп басты”. "Пушкин картасы" белән иң беренче булып  кая барырмын икән? – дип уйлап йөри башладым.

Күп тә узмады, сыйныф җитәкчесе Гөлназ Фәхрисламовна  белдерү игълан итте: “Энергетик” мәдәният йортында “Зәңгәр шәл” спектакле күрсәтеләчәк. Менә, мин әйтәм, "Пушкин картасы" буенча барасы иң беренче мәдәни чарам шушы икән. Өйгә кайту белән, спектакль белән кызыксындым.
“Зәңгәр шәл” спектакле беренче тапкыр моннан 96 ел элек Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган.  Халык күңеленә кергән һәм һәрвакыт яратып каралган бу әсәр 1926 елдан башлап күрсәтелә. Иң гаҗәпләндергәне, Камаллылар яңа сезонны һәрвакытта да Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” мелодрамасы белән ачып җибәрәләр икән.
“Казан” бию ансамбле Казан шәһәре филармониясе артистлары белән берлектә “Зәңгәр шәл” әсәре буенча вокаль-хореографик тамаша әзерләгәннәр. Мин шул тамашаны карадым. Матур биюләргә, җырларга, артистларның киемнәренә, сәхнә бизәлешенә сокландым. Төп рольләрнең берсе – Мәйсәрә. Аны “Голос.Дети” конкурсы финалисты Сәидә Мөхәммәтҗәнова уйный. Кечкенә генә буйлы, озын чәчле, һәр хәрәкәтеннән тыйнаклык күренеп тора аның. Сәидә Мәйсәрә образның эчке дөньясын нык тоеп, аның иң тирән нечкәлекләрен сиземләп уйный. Актерлык осталыгы белән тавыш байлыгы Сәидәдә искиткеч дәрәҗәдә. Моңлы җырларны ничек матур итеп җырлый. Җырлап кына калмый, биючеләр белән беррәттән дәртле итеп бии дә. Спектакль барышында Җиһанша Мәйсәрәгә камчы белән суга. Сәидә ул күренешне дә оста башкарды, чын күңелдән аны кызганып утырдым, күзләремә яшьләр килде.
Театр сәнгате миңа да якын. Әллә үзем дә театр мәктәбендә укыганга, спектакль, театраль тамашаларны гел башкача кабул итәм хәзер.
Аларның хәрәкәтләренә, уйнауларына, сөйләмнәренә  игътибар бирәм.
Өйрәнәм, тәҗрибә туплыйм. Үземне алар урынына куеп карыйм. Артислар көлсә, көләм, алар еласа, елыйм. Хыялланам... Әйе, хыялланам...
Ә кем генә Мәйсәрә ролен башкарырга хыялланмый икән соң? Мондый бәхет Сәидә Мөхәммәтҗановага елмайган. Сизми дә калдым, беренче пәрдә бетеп тә китте. Тәнәфескә тукталдык. Пәрдә ябылу белән, мин ике дә уйлап тормыйча артистлар янына киттем. Сәидәне очратып булмасмы? Теләгем – Сәидә белән фотога төшү инде. Бер ишекне ачып карадым, юк, күренми... Икенче ишеккә кагылдым, анда да юк. Өченче ишек ачсам, ни күзем белән күрим... Бер апа Сәидәнең чәчләрен тарый. Ефәк кебек кара, озын чәчләре Сәидәнең бөтен гәүдәсен каплап тора. Сөбханалла-машалла...  сокланмыйча карап та булмый. Шул арада, Сәидәнең чәчен ике толымга үреп тә куйдылар. Сәидә тагын да сылуланып китте. Әллә кайчан мине белгән кебек, елмаеп яныма чыкты ул. Мин аның белән таныштым. Исемемне әйттем - Таңсылу булам, дидем. Аннары фотога төштек.
Сәидә Мәхәммәтҗанова белән фотога төшкән арада без аралашып алырга да өлгердек. Ул берьюлы  ике уку йортында белем ала икән. Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетында һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә.
Тагын бер бик җитди эшкә алынган әле Сәидә. Онытылып барган, сирәк яңгыраган татар халык җырларын өйрәнә икән. Теләге, шул җырлардан аудиоҗыентык әзерләп чыгару.

Сәидә минем берничә соравыма да җавап бирде:
– Сәидә, шул кадәр тыгыз график белән яшисең. Өстәвенә, филормониядә дә эшлисең. “Зәңгәр шәл”дә уйнарга тәкъдим ясагач, ничек кабул иттең?

– “Казан” бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова «Мәйсәрәне нәкъ менә син уйнарга тиеш, репетицияләрне синең буш вакытларыңа җайлаштырырбыз, риза бул», дигәч, мин иң беренче, әти-әнием белән киңәшләтем. Чын күңелдән сөендем, булдыра алырмынмы дип, уйландым, дулкынландым. Төп рольләрнең берсе Мәйсәрәне уйнарга бит әле ул. Остазларымның көчле артистлар булачагын белгәч, рәхәтләнеп ризалаштым. Актерлык осталыгын Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина, бию хәрәкәтләрен Чулпан Ринатовналар аша үзләштердем. Үзем дә, бөтен тырышлыгымны куеп, җиң сызганып эшкә тотындым.

– Сәидә, сәхнәдә уйнаучы артислар арасында син иң яше. Янәшәңдәге данлы-мактаулы театр йолдызлары белән уйнау бик җаваплы бит. Авыр булмадымы?

– Мин үземле бик бәхетле тоям. Чөнки Гөлшат Имамиева, Ләйсән Мәхмүтова, Фердинанд Фәтхи кебек затлы артистлар белән бер сәхнәдә уйныйм. Халкыбызның классик әсәрен уйнау ул – бәхет эше. Көннән-көн ничектер ныгыйм кебек, иҗади тәҗрибә туплыйм.Тормышымда шушындый мөмкинлек килеп чыкканы өчен, мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле.

– Казан кызы булсаң да сөйләмең матур, саф татарча синең. Сәидә, әллә син татарча укыдыңмы?

– Мин 4нче сыйныфка кадәр гел рус сыйныфында  укыдым. Рус телендә сөйләшә идем. Чөнки без гаиләбез белән Свердловск өлкәсең Югары Пышма шәһәрендә яшәдек. Аннары Татарстанга  күченеп кайттык. Казанда инде гел татарча укыдым. Шуңа күрә миңа татар телендә аралашу авыр түгел. Кая гына барсам да, үз милләтем, ана телем белән горурлануымны белдерәм. Әтием-әнием иҗат кешеләре түгел. Ләкин сәнгатьне, иҗатны тирәнтен аңлыйлар, алар миңа ныклы терәк. Әбиләрем – бик зыялы кешеләр. Берсе искиткеч моңлы тавышлы, берсе татар әдәбиятына мөкиббән. Мөнәҗәтләр әйтергә, шигырь укырга яраталар. 

– Дусларың хакында да әйтеп кит инде.

– Яшьтәшләр арасындагы дуслыкны калдырып торыйк әле. Минем кадерле иҗатташ дусларымны әйтеп үтәсем килә.
Иң якын, иң талантлы, иң таләпчән дустым - композитор Искәндәр абый Мостафин. Күренекле татар композиторы Луиза Батыр-Болгари, композитор Радмир Шәйхетдинов, Илмир Низамов һәм Норвегиядә яшәүче танылган музыкант, композитор Рушана Брандангер белән эшлибез. Алар иҗатына гашыйк мин. Алар белән аңлашып иҗат итәм.

– Сәидә, без дә синең иҗатыңны яратабыз. Безнең яшьтәшләргә үрнәк син! Якты маяк кебек балкып торасың. Иҗатың гөрләп чәчәк атсын! 

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, “Пушкин картасы”ның беренче тамашасы да, аның артислары да күңелемә ошады. Онытылмаслык булды. Киләсе сынамыш – сорау нәрсә булыр...

Таңсылу Ганиева, 2023.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев