Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Таңсылу Ганиева: «Без һәр җәйне Тугантуй үткәрәбез!»

Безнең редакциядә Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясе укучысы Таңсылу Ганиева булып китте. Без Таңсылу белән аның язмалары, видеолары аша таныш идек инде. Очрашкач аңа кызыксындырган сорауларыбызны да бирә алдык.

– Исәнмесез, Таңсылу, әйдә әзрәк кенә сөйләшеп алыйк әле. Син 2нче гимназиянең 6нчы сыйныфын тәмамладың бит инде. Син бик оста икәнсең - без беләбез инде. Нинди шөгыльләрең бар синең?

– Мин татар телен бик яратам, әдәбиятны, математиканы нык яратам. Кул эшләре эшләргә яратам.

– Кул эшләре дигәннән, нәрсәләр ясый беләсең син, нинди эшләнмәләр?

– Мин бисерлардан менә шундый матур браслетлар ясыйм, тагын мин берничәне үзем белән алып килгән идем, хәзер күрсәтәм браслетларымны.

– Бигрәк матурлар, син аларны ясарга кайдан өйрәнәсең?

– Мин аны үзлегемнән һәм интернеттан да өйрәнәм, уйлап та табам. Аннары үзем тагып йөрим, туганнарыма бүләк итәм. Әле мин тагын Яңа елга шундый матур кар бөртекләре ясыйм, алары да бисердан. Аннан соң мин милли курчаклар җыям. Үзебез дә сатып алабыз, бүләк тә итәләр. Коллекциям шактый зур инде.

Ә менә мондыйларын үзем дә тегәм.

– Алтын куллы икәнсең, Таңсылу! Безнең «Көмеш кыңгырау» газетасының бер санында синең язмаң басылды. Син анда биергә, җырларга, шигырь сөйләргә яратам дип язган идең. Бәйгеләрдә дә катнашасыңмы, Таңсылу?

– Катнашканым бар, төрле урыннар алганым бар. Әле соңгы арада катнашкан бәйге ул - «Свободная сцена» дип атала. («Свободная сцена» («Ирекле сәхнә») төбәк һәвәскәрләре өчен иҗат конкурсы). Без анда «Экспрессия» бию коллективы белән 1 дәрәҗә дипломга лаек булдык.

– Син әлеге бию төркеменә йөрисең, димәк?

– Йөри идем, әлегә туктатып тордым. Бу бию ансамбле 2нче гимназиядә эшли, җитәкчебез - Гатина Лилия Вафировна. Без аның белән татар һәм шәрык биюләре өйрәндек.

– Ә җырлау белән хәзер дә шөгыльләнәсеңме?

– Мин бәләкәйдән җырладым, ә хәзер мин театр түгәрәгенә йөрим. Безнең анда җыр, бию, фольклор юнәлешләре бар. Актерлык осталыгына да өйрәтәләр.

Без быел  «Килмешәк» дигән бер әкият куйган идек. Миңа анда каз ролен бирделәр. Саескан ролен башкаручы кыз спектакль көнне килмәде. Ә мин саесканның сүзләрен исемдә калдырган идем. Һәм миңа ике рольдә уйнарга туры килде. Шуңарга театрдан «Ел укучысы» дигән диплом бирделәр.

– Сиңа, гомумән, сәхнәдә уйнау ошыймы соң?

– Әйе.

– Бәлки артист һөнәрен сайларсың әле, шулай бит.

– Бәлки шулай да булыр, ә болай мин хирург булырга телим. Дөресен әйткәндә, хирург та буласы килә, журналист та буласы килә, җырлыйсы да килә! Белмим әле кайсын сайларга...

– Хәзер җәй, каникуллар чоры, син җәйге ялларны ничек үткәрәсең, Таңсылу?

– Җәйләрне авылга кайтабыз (Шильнәдә өебез бар безнең), чәчәкләр үстерәм үзебезнең бакчабызда.

Номерлар буенча рәсемнәр ясыйм. Атлар ясарга яратам бигрәк тә.

Төрле видеолар төшерәм. Менә, мәсәлән, мин каен себеркесе ясаганнан соң калган яфраклардан такыя үргән идем.

Аш-су әзерләргә дә яратам мин. 

Безнең һәр җәйне шундый традиция бар: минем туган көнемдә - 17нче июньдә без бөтен туганнарыбызны дәшеп Тугантуй үткәрәбез. Тугантуй ул - туганнар өчен Сабан туе кебек бәйрәм үткәрү. Минем туганнарым бик күп, без аларның барысына да бүләкләр әзерлибез. Алар күзләрен бәйләп үзләре кисеп алалар. Кайберләренә тавык йомыркасы яки тавык кебек шаян бүләкләр дә эләгә инде. Бик күңелле бәйрәм була ул.

– Безнең газетаны укучы яшьтәшләреңә нинди теләкләрең, әйтер сүзләрең бар?

– Мин аларга сәламәтлек телим. Сәламәтлек булмаса, яшәп булмый бу дөньяда. Акылсыз да яшәп булмый, акыл да кирәк.

– Рәхмәт сиңа, Таңсылу, әңгәмәң өчен, алга таба да уңышлар сиңа!

Әңгәмәдәш - Ләйлә Мирзаһитова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев