Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Тамчы-шоу»да катнаштык: дуслык җиңде! (ВИДЕО)

Күптән түгел Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей укучылары «Тамчы-шоу» интеллектуаль программасында катнашты. Шул ук лицей укучысы Сәләхетдинов Дамил катнашучылар белән әңгәмә оештырган.

- Күптән түгел сез Тамчы-шоу интеллектуаль уенда катнаштыгыз. Шул турыда безгә дә сөйләп, командагыз белән таныштырып үтегез әле...

- Алия: Әйе, без Гали Акыш исемендәге лицей укучылары «Гали Акышлылар»  командасы идек. Командада өч кеше: Алия Вәлиева һәм Иделия Шәйхетдинова – 8нче сыйныфлар һәм Камил Шәмсиев – 7нче сыйныф укучысы катнаштык.

- Кемнәргә каршы көрәштегез?

- Иделия: Минзәлә шәһәренең 2нче мәктәбе командасына каршы көч сынаштык.
- Нәтиҗәдә очко ничәгә ничә булды һәм кайсы команда җиңү яулады?

- Алия: Очколар саны тигез иде – һәр команда да 13 әр балл җыйды, һәм дуслык җиңү яулады.

- Иң авыр тоелган сорау кайсы турда иде?

- Иделия: Беренче турда булды. Анда 4 рәсем арасында Лотфулла Фәттаховның картинкасын һәм аның ничек аталганын белергә кирәк иде.

- Киресенчә, иң җиңел дип тапкан бирем нинди иде?

- Алия: Иң җиңел бирем – 4нче турда булды. Төшеп калган хәрефләрне куеп,  татарча сүзләрнең хәрефләрен дөрес итеп язып чыгарга кирәк иде.

-  Капитан итеп кемне сайладыгыз?

- Иделия: Капитан Алия иде, чөнки ул һәр биремгә җитди карый.

- Биремнәр сезнең өчен авыр тоелдымы?

- Алия: Бик авыр түгел иде, ләкин кайберләре уйланырга мәҗбүр итте...

- Мондый төр бәйгеләрдә катнашканыгыз бар идеме инде?

- Алия: Әйе, бар иде. Без «Серле сандык», «Без татарча сөйләшәбез»  кебек проектларында катнашабыз. Һәр кеше үзенең туган телен саклап калырга, аны үстерергә тиеш!

- Сезнеңчә, татар егет-кызлары, кайда яшәвенә кармастан, татарча белергә тиешме?

- Иделия: Әйе, әлбәттә. Үз телеңне белеп, аны онытмыйча яшәргә, туган телеңдә аралашырга кирәк дип уйлыйм!

- Әңгәмә өчен рәхмәт сезгә, кызлар!

- Алия: Безнең дә үзебезнең рәхмәтләребезне әти-әниләребезгә, лицеебызга һәм «Шаятн ТВ»  телеканалына җиткерәсебез килә!


Сәләхетдинов Дамил, Гали Акыш лицее, 6нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев