Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Шигырьләр сөйләргә яратучы Самат

Бервакыт Самат төш күргән һәм гөл савыты ауган. Болар ничек бәйле инде дисезме? Әңгәмәне укысагыз, белерсез.

Таныш булыгыз, каршыгызда — Самат Рәхмәтуллин. Ул да сезнең кебек шаян, тапкыр һәм бик актив. Сөйләшергә дә кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты ул. Бервакыт Самат төш күргән һәм гөл савыты ауган. Болар ничек бәйле инде дисезме? Әңгәмәне укысагыз, белерсез.

— Сәлам, Самат, син кайсы мәктәптә белем аласың?
— Әссәламүгаләйкүм! Мин Түбән Камадан. 38нче лицейның 2Б сыйныфында укыйм.
— Ниләр белән кызыксынасың, хоббиларың бармы?
— Мин саф татар телебездә шигырьләр, монологлар сөйләргә яратам. Урамга чыгам, табигатьтә йөрим: тимераякта шуам, чаңгыда йөрим. Иң шәп ял — саф һавада.
— Дөрес. Ә мәктәптә иң яраткан дәресең нинди?
— Мәктәптә мин «дүрт» һәм «биш» билгеләренә генә укыйм. Аеруча математика фәне җиңел бирелә. Әдәбиятны да үз итәм. Башка кызыксынуларымның укуга зыян салуын теләмим, шуңа күрә тырышам. 
— Үскәч, нинди һөнәр сайларсың икән?
— Минем тагын бер яраткан шөгылем бар бит әле. Ул да булса — футбол. Үскәч футболчы булырга телим! Буш вакытым булуга, абыем Кәрим белән туп тибәргә яратам. Кумирыбыз — футболчы Неймар. Беркөнне «Гооооолл» дигән тавышка саташып уянып китсәм, әниемнең гөл савытын тибеп аударганмын...
— Дусларың да күптер инде. Иң якын дустың кем? 
— Иң якын дустым Рифат исемле. Әнием безне роддомнан бирле дуслар инде, ди. Хәзер бер сыйныфта укыйбыз. Безнең хәтта туган көннәр дә икебезнең декабрь аенда.
— Ә менә әйт әле, өйдә нинди эшне синнән башка эшли алмаслар иде микән?
— Миннән башка сеңлем Ләйләне җиңә алмаслар иде (көлә). Минем бит әле кечкенә сеңлем дә бар. Аңа 2 яшь. Ул бик шаян, шук, үзсүзле. Аны өйдә мин генә җиңә алам. Ул гел минем янымда йөри, ярдәм итә, көч биреп тора. Минем белән бергә шигырьләр өйрәнә. Без аның белән бик тату һәм дус. Мин аны бик яратам. 
— Рәхмәт, Самат җавапларыңа! Уңышлар сиңа! 

Әңгәмәдәш – Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев