Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Резедә Сәлахова: «Гомеребезнең туксан проценты репетициядән тора»

Даими хәбәрчебез Гөлназ Әхмәдиеваның танылган артистка, алып баручы Резеда Сәлахова белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. 

Резедә апа, әйдәгез әле балачагыгызны искә төшереп алыйк. Нинди иде ул кечкенә Резедә? Нәрсәләр белән шөгыльләнә идегез, ниләр кызыктыра иде сезне?

– Кечкенә чакта мин бик шаян һәм шук булганмын. Үземне тотышым да, киенү рәвешем дә малайларныкына охшаш иде. Кечерәк чакта шорты-чалбарлар киергә, чәчне кыска итеп кистереп йөрергә ярата идем. Койма башларында йөрү, фотбол уйнау кызыксындыра иде ул чакта.

Беренче сыйныфка укырга кергәндә параллель рәвештә музыка түгәрәгенә йөри башладым. Фортопиано, хор, вокал, түгәрәкләренә йөри идем. Биш кыздан торган «Инеш» вокаль ансаблебез дә бар иде әле. Без бәйрәмнәрдә чыгыш ясый идек.  Тегәргә бик ярата идем. Йомшак уенчыклар тегүдән, аларны якыннарыма бүләк итүдән тәм таба идем.

Театр училищесына керү тарихы нинди булды?

– Тугызынчы сыйныф ахырында мин Габдулла Тукай шигырьләрен  тәкъдим итә торган конкурста катнашып, беренче урынга лаек булдым. Шунда Татарстанның халык артисты Илгизәр абый Хасановның: «Бала, синең сәләтең бар. Бәлки, театр училищесына керерсең?» – дип әйтүе булды, бер айдан соң Казан театр училищесы студенты булып куйдым.

Училищега унсигез кеше кергән идек, сигезебезгә генә тәмамларга һәм нибары дүртебезгә генә  артист һөнәрен үзләштерергә насыйп булды. Тинчурин театрының баш режессёры Рәшит Заһидуллин курсына эләгүем белән дә бәхетле идем. Дүрт ел укыганнан соң, Рәшит Муллагалиевич мине Тинчурин театрына эшкә алды.

Актер булу – авыр хезмәт. Аңа бару юлы да җиңел түгелдер. Сезнеңчә, актерлык сәләтенә төшенү өчен тырышлык кирәкме, әллә талант та җитәме?

– Әлбәттә, талантың булса, бик шәп. Әмма дә ләкин ул безнең эшнең биш процентын гына тәшкил итә, калган туксан биш проценты – тырышлык. Тырышмасаң, берничек тә югары нәтиҗәләргә ирешә алмыйсың. Гомумән, безнең гомеребезнең туксан проценты репетициядән тора. Ә репетиция – ул эзләнү, вокал һәм бию белән шөгыльләнү, китап уку, хаталарың өстеңдә эшләү, рольне төсмерләр белән баету...

Сәхнә кешесенә, белүебезчә, бик күп тәнкыйть ишетергә туры килә. Сезнеңчә, тәнкыйтьне ничек итеп кабул итәргә?

– «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер», – дигән бөек Тукаебыз. Шәхсән мин тәнкыйтькә һәвакыт ачык. Әгәр дә тәнкыйтьләүче минем өчен авторитет икән, мин аны кабул итәм һәм хаталарым өстендә эшләргә тырышам. Ггомумән, урынлы тәнкыйтьне игътибарсыз калдырганым юк. Тик шулай да, һәр кешенең сүзенә колак сала башласаң, һәркемгә ярарга тырышсаң, яшәве бик кыен булачак.

Дәвам итеп бетерегез әле: «Уңыш сере – ул...»

– Камиллеккә омтылу.

Әңгәмәдәш: Гөлназ ӘХМӘДИЕВА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев