Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Раилә Хәялиева: «Журналист үз-үзенә остаз булырга тиеш»

Гөлназ Әхмәдиеваның журналист Раилә Хәялиева белән әңгәмәсе.

Һәр журналистның үз фикере, дөньяга карашы һәм эшчәнлеге. Ә анда ул аеруча төпле һәм үзгә. Аның һәр мәсьәлә буенча үз фикере генә түгел, чишелеш үрнәкләре дә бар. Сүзем тормышын күп еллар дәвамында журналистикага багышлаган Раилә апа Хәялиева турында. Аннан сорыйсы килеп йөргән сораулар да шактый.

– «Алтын каләм» белән дуслыгыгыз ныклыгын беләбез. Әйтегез әле, кайчаннан башланды ул? Һәм бүгенге көндә дә фестеваль белән тыгыз элемтәдә торуыгызның сәбәбе нидә?

– Фестиваль турында ишеткән чакларда мин әле мәктәп укучысы идем. Унынчы сыйныфта укыганда катнашкан чагымда мин фестиваль булып узганнан соң гына финалга үтүемне һәм минем урыныма башка кызны сайлауларын белдем. Ул чакларда мин моңа рәнҗемәдем дә, үпкәм дә булмады. Нибары икенче елга катнашырга дигән максат куйдым һәм төрле матбугатка яза башладым. Ә инде икенче елда килдем һәм 1 урынга лаек булдым. Шуннан алып мин фестивальнең үз кешесенә әверелдем. Шул елны мин журналистика факультетына укырга кердем һәм кергәннән соң, деканыбыз мине «Алтын каләм»дә киләсе елларга татар төркемен җитәкләргә чакырды. Шулай итеп, фестивальнең бөтен үсеш һәм үзгәреш процессын үземдә татыдым, дип саныйм.

– Һәр журналистның эшчәнлеге барышында үз остазы була, сез үзегезнең остаз дип атарлык кемне әйтер идегез?

– Минем фикерем буенча, журналист беренче чиратта үз-үзенә остаз булырга тиеш. Кемнән дә булса үрнәк алырга була, әмма кемгә дә булса охшарга тырышу ярамый. Чөнки журналистның һәр өлкәдә иң үзәктә үз сүзе һәм үз фикере булырга тиеш. Язганда да, фикер әйтелеше генә түгел, язу стиле дә аерылып торырга тиеш.

Үземнең остазым дип мин Эльмира апа Закированы атар идем. Ул мине беренче эшкә чакыручым да булды. Егерме еллык журналист стажы булган кеше буларак, үземнең баштагырак язмаларны анализлап утырганда Эльмира апаның җөмләләрен таныйм. Яшь журналистның материалын, язганнан соң, кып-кызыл итеп төзәтеп чыгарга мөмкиннәр. Менә шул чакта үпкәләргә ярамый. Хәзер бик популяр булган дәрәҗәле журналистлар да кайчандыр шуның аша үткән. Үз язмаларыңны төзәтә-төзәтә син тагын да камилрәк язарга өйрәнәсең. Эльмира апа минем тормышымда бик зирәк укытучы булды. Ул беркайчан да әрләмәде, ачуланмады, хәтта оялтмады да. Аңа хөрмәтем бик зур. Сүз уңаеннан, ул «Алтын каләм»гә дә бәйле кеше һәм без – каләмчеләргә үзенең зур, кайнар сәламнәрен җиткерде.

– Сез бит әле күптән түгел генә татар журналистлары өчен марафон да оештырдыгыз. Марафонның максаты нидә иде һәм киләчәктә дәвамы булачакмы аның?

– Мин моңа бик озак килдем. Журналистны режиссер белән чагыштырырга буладыр. Ул да бит пәрдә артында кала. Аның да ниндидер зур, яңгыравыклы тамашалары, премьералары чыга, халык премьера һәм артистлар турында сөйли, ә режиссер үзе пердә артында кала. Журналист та нәкъ шулай. Еш кына синең язмаңны беләләр, син язган геройның исемен беләләр, ә син – язма астына куелган кечкенә генә бер юл. Татар журналисты марафонын оештырып, минем журналистларны берләштерәсем килде. Икенчедән, аларга үзләре хакында сөйләргә мөмкинлек бирергә теләдем.

Шуны аңладым: журналистның үзе хакында сөйләргә теләгән сүзе шундый күп икән. Журналист бит ул, гадәттә, Җир йөзендә булган бар нәрсә турында сөйли һәм яза, тик үзе турында гына сөйләми. Ә чынлыкта журналистның күңел дөньясы бик бай. Әлеге марафон татар журналистларын берләштерер һәм ачар өчен бик зур мөмкинлек булды.

Һәрбер катнашучы марафонның кабаттан уздырылуын сорады, шуның өчен киләсе татар журналистлары өчен марафон көзгә көтелә. Монда инде мин яшь журналистларны да, тәҗрибәлеләрне дә катнашырга чакырам.

– Сез күпчелек басма матбугатта эшләдегез. Ни өчен үзегезне башка өлкәләрдә сынап карарга уйламадыгыз?

– Телеведениегә сайланылган чагымда, мин үзем киттем, чөнки студент елларында үземне телеведение кешесе буларак күрмәгәнмен, күрәсең. Студент елларында «Татарстан» радиосында мин “Көмеш кыңгырау” тапшыруын алып барган идем. Аннары, “Ялкын” редакциясенә эшкә урнашканнан соң, радионы ташларга туры килде, чөнки барысын бергә алып бару кыен иде. Ләкин бүгенге көндә хыялым бар – аудиоформатта эшләргә телим.

– Күп журналистларны шәхси тормышларын икенче планга калдырып, беренче планга карьера куя, диләр. Дөрес сүзләрме бу, сезнеңчә?

– Дөрес сүзләр. Хатын-кызлар мисалында әйтәм: үзе генә бала үстергән һәм шул ук вакытта журналистикада булганнар шактый. Миңа калса, алтын урталык шунда – сиңа гаиләң көч һәм этәргеч биреп торган очракта гына журналист хатын-кыз алга таба бара ала. Әгәр дә тирә-юнеңдә сине аңламыйлар икән, син журналист булып әллә кая китә алмаячаксың.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА, Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    режессер -режиссер?