Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Президентның шеф-пилоты

Хәбәрчебез Азалия Кәримова зур дәрәҗәгә ирешкән атказанган очучы Гыйльманов Рәшит Ясәви улы белән әңгәмә үткәргән.

«Зәнгәр күктә очкан самолет тавышын ишетүгә, күтәрелеп карап, сокланып, хыяллар дөньясына чуммаган кеше бармы икән? Юктыр. Әйе, тормышыбыз һәрчак хыяллар белән үрелеп бара. Нәкъ менә хыяллар киләчәкне билгеләүче маяк та булырга мөмкин икән. Хыял аша тырышлык куеп, зур дәрәҗәгә ирешкән атказанган очучы Гыйльманов Рәшит Ясәви улы белән аралашып, моңа тагын да ныграк ышандым. Тумышы белән Түбән Кама районы Шәнгәлче авылы егете белән әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.

— Рәшит абый, гап-гади авыл баласының Россия гражданлык авияциясенең 1нче класслы очучысы дәрәҗәсенә ирешүе ничек булды?

— Балачакта күккә карап самолетларны озатып калу гадәте бар иде бездә. Кызыксыну, бәлки шуннан узмаган да булыр иде — бервакыт авыл басуына зур самолет төште. Авыл халкы җыелып шуны карарга чаптык. Аны якыннан күрү шулкадәр нык тәэсир итте миңа. Соңрак авылдаш малайларның очу училищесына җыенуларын белгәч, ике дә уйламый алар белән киттем. Һәм имтиханнарны уңышлы тапшырып, укырга кердем.

— Рәшит абый, ә менә беренче тапкыр һавага күтәрелгәч, курку яки үкенү хисе тумадымы?

— Мин холкым буенча бик максатчан кеше. Алга барганда, артка карап икеләнү миңа хас түгел.

— Сез бит әле беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевның да шеф-пилоты булгансыз. Мондый җаваплы эшкә алыну өчен нинди сыйфатлар кирәк?

— Үз эшеңнең остасы булу, әлбәттә. Дисциплина, түземлелек, төгәллек, тирән белем, үз-үзеңә ышаныч та кирәк. Чөнки күп еллар сыналгач кына, сине мондый җаваплы эшләргә тәкъдим итә алалар.

— Рәшит абый, сезнең очыш стажыгыз — 41 ел, хәвефсез очыш вакытыгыз — 17250 сәгать. Шуның өчен сез 1 дәрәҗә күкрәк билгесе белән дә бүләкләнгәнсез. Ә бу бүләк санаулы пилотларда гына. Бу бәхет эшеме, әллә зур һөнәри осталык нәтиҗәсеме?

— Бу — тырышлык нәтиҗәсе, Азалия. Пилотлар медицина каравын еш уза — спорт белән даими шөгыльләнмәсәң, тәмәке яки аракы белән мавыксаң, табиплардан эшкә ризалык ала алмыйсың. Икенчедән, хәвефле хәлләр килеп чыкканда дөрес карар кабул итү, пассажирларны исән-сау төшерү өчен син бик күп тәҗрибә һәм белем тупларга, үз өстеңдә эшләргә тиеш. Һава юлы хаталарны кичерми.

— Очыш вакытында хәвефле хәлләрдә юлыкканыгыз булдымы?

— Куркыныч хәлләр һавада еш була инде ул. Көчле җил, яшеннәр, двигатель эшләми башлау, пассажирлар авырып китү һ.б. Минем үземә һәрвакыт тәвәккәллек ярдәм итте. Мондый хәлләрдә югалып калмау өчен пилотларны алдан әзерлиләр — тренажерларда өйрәнүләр үткәрәләр.

— Хатыныгыз Нина Егоровна да танылган пилот, экипаж командиры булган бит. Кызлар өчен бу авыр һөнәрме?

— Кирәкле сыйфатларга ия булсаң, авыр түгелдер. Гаиләңне сирәк күрү генә хатын-кыз өчен аеруча кыендыр, дип уйлыйм. Нина яшь чакта парашюттан сикерергә яраткан, спорт аның яшәү рәвеше булган. Бик тәвәккәл хатын-кыз. Ул да экипаж командиры, югары дәрәҗәле пилот булып лаеклы ялга чыкты.

— Киләчәктә һөнәр сайлау алдында торган яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

— Хыялсыз яшәмәгез, дияр идем. Вакытны файдалы уздырырга тырышыгыз. Телефонда озак утырып, уңышка ирешеп булмый.

Спорт белән шөгыльләнү бик кирәк. Сәламәтлек булмаса, зур планнар җимерелергә мөмкин. Сүз уңаеннан яшьләргә шуны да әйтеп китим, 74 яшькә җитсәм дә әле чаңгыда чабам, гантельләр күтәрәм, йөгерәм. Лаеклы ялга чыккач, каратэ спорт төрен үзләштереп, тренировкаларга йөрим, кара пояс иясе дә булдым. Яшьме син картмы — хәрәкәттә генә бәрәкәт. Үз көченә ышанганнар гына күккә ышана ала. Үз көченә ышанганнар гына уңышка ирешә.

Әңгәмәдәш: Азалия Кәримова, Түбән Кама шәһәренең «Адымнар» мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев