Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Нәбирә Гыйматдинова: «Безгә алмаш кирәк, бик кирәк!»

Әдәбият белән кызыксынучы һәркемгә Нәбирә Гыйматдинова исеме яхшы таныш. Танылган язучыбыз белән хәбәрчебез Гөлназ Әхмәдиева әңгәмәсе сезгә кызыклы булыр.

Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре.

Әдәбият белән кызыксынучы һәркемгә ул инде күптәннән таныш. Әсәрләренең һәм язу стиленең үзенчәлеге әдәбиятыбызда гына түгел, һәр укучының күңелендә ныклы эз калдыра – монысы барыбыз өчен дә ачык. Ә Нәбирә апа Гыйматдинованың туган авылында үткән балачагы, тәүге әсәрләре, әдәбиятка беренче адымнары, милләт язмышы турында уйланулары турында белә идекме икән? Әңгәмә, һичшиксез, һәркем өчен кызыклы булачак.

– Нәбирә апа, балачак чорыгызга әйләнеп кайтсак, үзегезне нинди итеп искә аласыз? Ниләр белән кызыксына идегез ул чакта?

– Мин үземне биш яшемнән бирле хәтерлим. Безнең Аксубай районы Карасу авылының табигате бик матур, тирә-яктан басу-кырлар, болын, урман белән уратып алынган ул. Без үскәндә Рухия чишмәсе  челтерәп агып тора һәм бөтен авыл халкы чәйгә шуннан су ала иде. Кызганыч,  хәзер аңа табан салынган  сукмаклар киселде, ул таллар  арасында ялгызы гына моңаеп утыра. Язгы ташулар вакытында Сөлчә елгасы аны күмеп тә куя. Сөлчә дигәннән, без бала-чага җәй буе шунда коена идек, тирән иде елга, тобалы урыннары белән куркыта да иде. Анда батучылар да булды.

Балачагымның иң матур мизгеле – җәйге урман. Күршебез Ибрай бабай (Ибраһим)  бала җанлы карт иде. Бер күзе сукыр иде аның, алай да бабай урам балаларын җыеп урманга алып менеп китә дә, көнозын кызыл, кара бөрлегәннәр ашатып, умарталыктагы дустында бал белән чәй эчертеп йөртеп кайтыр иде. Аннары, Ибрай бабай малай-кызлар арасында ярыш оештыра, каядыр чаптыра, каядыр көрәштерә һәм җиңүчеләргә (шулай ук җиңелүчеләргә дә) кәнфит-прәннекләр тарата. Мин сәгатьтәге саннарны бик бәләкәйдән үк өйрәндем. Чөнки күрше Гыйләҗетдин бабай көненә  әллә ничә  кереп: «Кызым, сәгать ничә?» – дип сорый иде. Аңа ул намаз вакытын белер өчен кирәк булган икән. Ә безнең диварда күкеле сәгать  эленгән иде. Безнең очта гына да, әгәр санасаң, йөзләгән бала үсте. Кичләрен аларның тавышыннан тәрәзә пыялалары дерелдәп тора иде. Менә шулай узды безнең балачак!

– Ә иҗат итә башлау тарихыгыз нинди?

– Иң тәүге «әсәрем» (куштырнаклар эченә алам!)  украин егете Петроның татар кызына гашыйк булуы турында иде. Алтынчы сыйныфта язылды ул. Шакмаклы дәфтәргә! Апалар күрмәсен дип мин аны чорма башына яшергән идем. Шигырьләр дә «туды». Аларны, хаталарын төзәтергә дип, укытучым Наймә апа Закировага бирә идем. Мәктәп елларында  күңелемдә якты эз калдырган шушы укытучыма бүген дә рәхмәт  укып яшим. Каләм тибрәтүче балаларны Наймә апа кебек мөгаллимнәр канатландырып торса, әдәбият мәйданына тагын да күбрәк талантлы авторлар аяк басар иде. Безгә алмаш кирәк, бик кирәк!

– Яшьләрдә татарча китаплар белән кызыксыну уяту өчен әдәбиятыбызга ниләр җитми дип саныйсыз?

– Менә шундый «чир» кузгалды, нигәдер яшьләрнең китап  укымавын язучылардан күрә башладылар. Җитә, әдәбиятта барысы да җитә! Әдәби әсәрләр белән кызыксындыру гаиләдән башланырга тиеш. Бүген баласын ияртеп китапханәләргә барган әти-әниләр бик сирәк. Әлбәттә, гаепне аларга гына аударып калдырмыйм. Мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кыскартылуы дөнья фаҗигасенә тиң! Ә бит  сабыйларда  татар китапларына  мәхәббәт уятуда укытучының роле искиткеч зур! Без укыганда «дәрестән тыш» та укытучыбыз  нинди генә әсәрләр белән таныштырмый иде. Ул эчтәлеген мавыктыргыч итеп сөйләгәч тә мин китапханәгә йөгерә идем. 4нче сыйныфта  Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» әсәрен елый-елый укыганым әле дә хәтердә.

– Татар теле, татар халкы, татар милләте турында уйлануларыгыз турында да сөйләгез әле. Бетү ягындамы болар, сезнеңчә?

– Һәр татар язучысы милләт язмышы турында уйланадыр. Безнең арада ана теленә карата битарафлар юк дисәм, ялгышмам. «Татар теле мәктәпләрдән куылды» дибез. Бу – хак. Гөрләп торган татар мәктәпләрен шапылдатып яптылар һәм татарлар үзләре балаларын ана  телендә  укытырга  теләми дигән ялган тараттылар. Төзәлмәслек  хаталар ясалды. Хәрабәләр астында калды газиз телебез. «Аны ничек аннан казып чыгарырга?» дигән сорауга  җавап бер: «Милли мәгарифне торгызырга, Милли университет ачарга! Халыкта милли  аң  уятырга!»  Югыйсә, татарның шактый өлеше манкортка  әйләнеп бара. Аңа теле ни дә, милләт ни бүген. Тик... «Бетәбез!» дип кычкырырга ашыкмыйк әле. «Без исән, без тере» дип яшик.

– Нәбирә апа, бүгенге көндә күңелегез ничәдә сезнең?

–  Күңелнең паспорты юк бит.  Ул һаман яшь.  Әлбәттә, еллар аны сөенеч-шатлыклар, табу-югалтулар, кайгы-хәсрәтләр, хата-ялгышлар, үкенү-үкенечләр белән тулыландырып тора. Ләкин мин: «Йөрәк һаман унҗидедә» дигән сүзләрне кабул итә алмыйм. Иң беренче  чиратта йөрәк туза. Язучы халкының – бигрәк тә. Чөнки ул татар милләтенә кагылышлы бөтен тискәре мөнәсәбәтләрне үзенең йөрәге аша уздыра.

– Күберәк нинди темаларга, нинди жанрларга языла?

– Минем жанр бер генә: проза. Романнар махсус язмыйм. Бүген тизлек заманы, укучы озын әйберләрне бик үк яратмый. Кыскалыкта – осталык, диләр.  Шуңа күрә бәян яки хикәяләр  иҗатымда төп урынны били. Темалар төрле-төрле. Әсәрләрем белән кызыксынган укучыларыма алар таныш. Әхлакый ягын исәпләп, төпләп  уйлап язам мин аларны. Миңа сан түгел, сыйфат мөһим.

– Иҗатчылар өчен илебездә мөмкинлекләр бар дип саныйсызмы?

–  Советлар Союзы вакытында  язучы  хөрмәткә лаек зат саналды. Аның дәрәҗәсе югары иде. Иҗат йортлары эшләде, анда барып, өч-дүрт атна иҗат итеп кайтырга мөмкин иде. Бушлай юлламалар әдәби фонд аша бирелде. Андый иҗат йортларына артистлар да, композиторлар да тиенде. Бүген аларда ничектер – хәбәрем юк. Ә каләм әһелләре  өчен  берни дә калмады. Һәркем үзенчә яши. Ярар, андый йортлар булмасын да ди, хезмәтең бәяләнсен иде, хезмәтең! Безнең әсәрләргә тиеннәр генә түләнә, «гонорар» дигән нәрсә «Кызыл китап»та гына калды бугай.

– Кем ул язучы, Нәбирә апа?

– Бу сорауга йөз язучы йөз төрле җавап бирер иде. Ә мин: «Язучы ул – бу җир йөзенә Сүз әйтер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелгән затларның берсе», – дияр идем.

Гөлназ ӘХМӘДИЕВА, Балтач районы, Түнтәр мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев