Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әңгәмәләр

Мәктәп тулы кызлар!

Сезнең сыйныфта ничә кыз, ничә малай укый? Беләсегез килсә, Татарстанда гел малайлар яки гел кызлар гына укый торган мәктәпләр бар.

Сезнең сыйныфта ничә кыз, ничә малай укый? Беләсегез килсә, Татарстанда гел малайлар яки гел кызлар гына укый торган мәктәпләр бар. Шуларның берсе – Түбән Кама шәһәрендә. 13нче гимназия-интернатта гел кызлар гына укый. Укыйлар дип кенә әйтү дөрес тә түгел. Алар монда бер гаилә булып яшиләр. Гимназиягә башка шәһәр-районнардан килүчеләр дә күп.

– Бездә Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт, Зәй, Сарман, Мөслим, Җәлил поселогы кызлары укый. Кырымнан да апалы-сеңелле кызлар килделәр әле. Алар – Кырым татарлары. Сөйләмнәре безнекенә якын. Яхшы аңлашабыз,   – дип сөйләде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илһам Шакирҗанович Ишмөхәммәтов.

Бу гимназиянең тагын бер үзенчәлеге – телләрне тирәнтен өйрәнү. Биредә инглиз, француз, төрек телләрен тирәнтен өйрәнәләр. Шулай ук кызлар өчен төрле түгәрәкләр эшли.

Шунысы кызык, мәктәптә «12 кыйммәт» дигән проект алып барыла. Һәрбер айны бер кыйммәткә, ягъни мөһим сыйфатка, төшенчәгә багышлыйлар. Мәсәлән без килгәндә «Максатчанлык» ае бара иде. Бу айда укучылар максатлар куялар һәм аңа ирешү юлларын өйрәнәләр икән. Кабинетларны да шул темага багышланган канатлы сүзләр, мәкальләр белән бизәп бетергәннәр.  Ә хәзер октябрьдә – «Ихтирам» ае бара. Кызларның «Уңыш көндәлекләре» дә бар. Алар анда барлык уңышларын, җиңүләрен теркәп баралар.

Мәктәптән тыш чаралар да бик күп була. Мәсәлән, ел саен башка шәһәрләргә экскурсияләргә бару каралган. Быел Болгар һәм Ижау шәһәрләрен сайлаганнар. Гимназиянең матур традицияләре күп. Аларның берсе – «Гимназитскалар»га багышлау чарасы. Әле шушы көннәрдә генә – 13нче октябрьдә 5 һәм 7нче сыйныф кызларын «гимназисткалар» итеп таныдылар. Тагын бер матур гадәт – кунакка йөрешү. Укытучылар, укучылар аерым гаиләләргә кунакка бара.

Әти-әниләр җыелышы да кызыклы уза әле монда. Укытучылар актлар залында төрлесе төрле өстәл артына утыралар. Әти-әниләр алар янына утырып күзгә-күз сөйләшә ала. Берсе белән сөйләшү тәмамлангач, икенче укытучы янына күчәләр.

Интернатта да һәр көн саен диярлек төрле чаралар уздырыла. Аш-су бүлмәсеннән көн дә тәмле ризык исләре чыга. Кызлар ниләр генә пешереп карамаганнар инде. Кыстыбый, пәрәмәчләр, бәлешләр... ммм, телеңне йотарлык. 

Сезнең Яңа елны мәктәптә каршы алганыгыз бармы менә?  Монда 31нче декабрь көнне  барысы бергә җыелып табын коралар. Кызларның әти-әниләре, укытучыларның гаиләләре дә килә. Алар төрле кызыклы уеннар уздырып, концертлар куеп шау-гөр килеп бәйрәм итәләр икән.  Менә шулай бер гаилә, бер йодрык булып яшиләр мондагы кызлар.


Телләр өйрәнү өчен килдек!

Гимназия кызлары белән безне педагог-оештыручы Лилия Исхаковна Заһретдинова таныштырды.

– Безнең иң активларыбыз, – диде ул, – уку алдынгылары, бәйге җиңүчеләре...

– Кызлар гимназиясе сезне кай ягы белән кызыктырды соң? – дип сорадык без кызлардан. – Бер карасаң, малайлар белән уку күңеллерәк бит инде.

– Бер күнеккәч, аермасын сизмибез дә, – диештеләр алар. – Малайлар тавышланырга яраталар. Ә бездә – тып-тыныч.

Тәрбиячеләргә шаккаттым!

Сәйдә Габидуллина гимназиядә 5нче сыйныфтан бирле укый икән. Хәзер ул инде 7нче сыйныфта укый.

– Монда килүгә, тәрбиячеләргә шаккаттым, – дип сөйли ул. – Алар безне үз балалары кебек каршы алдылар. Интернатта яшибез. Төнге тәрбиячеләр белән без һәрвакыт бергә, бер гаилә кебек. Алар безгә дәрес әзерләгәндә дә ярдәм итәләр.

– Ә нигә нәкъ менә бу мәктәпне сайладың?

– Чөнки мин телләр өйрәнү белән кызыксынам. Өстәмә рәвештә төрки телләр, инглиз теле түгәрәкләре дә эшләп килә биредә. Мин үзем журналистика, инглиз теле түгәрәгенә һәм имтиханнарга әзерлек курсларына йөрим. Рус һәм татар әдәбиятыннан, татар теленнән олимпиадаларда катнашам. Призер һәм җиңүче булганым бар инде.

– Режим ничегрәк соң сездә?

– Иртән 7нче яртыда уянабыз. Иртәнге аштан соң, дәресләргә китәбез. Дәресләрдән соң, төшке аш ашыйбыз. Аннары өй эшләре әзерләү башлана. Бераз баш ватканнан соң, һәркем үз эше белән шөгыльләнә инде. Аннары түгәрәкләр, кичке аш... Кичке 10нарда йокларга ятабыз.

Башта күңелгә малайларның шуклыгы җитмәде

– Мин кечкенәдән бу мәктәптә укырга кызыга идем, – дип сүзгә кушылды 7нче сыйныф укучысы Амелия Романова. – Апам да, дус кызларым да монда укыган. Алар киңәше белән 5нче сыйныфта гимназиягә күчәргә булдым. Тагын бер кызыктырган ягы – биредә инглиз телен югары дәрәҗәдә өйрәнеп була.

– Монда күчеп, гел кызлар гына булуын күргәч, башыңда иң беренче нинди уй туды?

– Башта малайларның шуклыгы-шаянлыгы җитмәде инде. Аннан соң, кызлар белән танышып киткәч, күңелле яши башладык. Сыйныфташлар белән бүлмәдә дә, класста да гел бергә. Гомумән, көннең 24 сәгатендә дә без бергә. Дәрес вакытында кызлар гына булу уңайлырак та, миңа калса, җавап биргәндә малайлардан бераз кыенсынасың бит.

– Киләчәктә кем булырга телисең?

– Тәрҗемәче. Мин бу мәктәпкә шушы максатны күздә тотып килдем дә инде. Коридор стеналарына игътибар иттегезме? Инглиз, татар һәм рус телләрендә күпме цитата, афоризмнар язылган бит. Теләге булган кеше узып барышлый гына да телләр өйрәнә ала.

Бәрәңге генә димәгез!

Сез бәрәңге турый беләсезме? Беләбез, диярсез. Әмма ләкин, Әминә Сафиуллина әйтүенә караганда, аның ысуллары берничә төрле икән. Түбән Кама шәһәрендә узган яшь профессиионаллар бәйгесендә аңа бәрәңгене берничә ысул белән турап күрсәтергә туры килгән.

– Аш өчен бәрәңге шакмаклап туралырга тиеш, – дип сөйли Әминә. – Ә менә томалап пешерү өчен юка гына телемнәргә кисеп (слайс).

Табын әзерләгәндә салфеткаларның ничек куелуы да мөһим, Әминә әйтүенә караганда. Монысы да безнең максат белән бәйле. Әйтик, чәнечке-калакларны төреп кую өчен булса, ул бертөрле төрелә...

Озын сүзнең кыскасы шул, менә шундый кызыклы белемнәре белән Әминә Шәһәркүләм яшь профессионаллар бәйгесендә икенче урын алган.

– Миңа бәйгедә катнашырга технология укытучыбыз Ольга Викторовна Долганова тәкъдим итте, рәхмәт аңа, – ди Әминә. – Интернатта үзебезнең кухнябыз бар, кызлар белән ниләр генә пешермибез!

Менә шундый гимназия. Кызыклы гимназия! Кызлар, уңышлар сезгә!

Ә сез гел малайлар яки гел кызлар гына булган  мәктәптә укыр идегезме?

Гөлинә Гусамова, Ай Кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    К сожалению громко сказано "Гимназия"... Уровень преподавания - " Средняя школа ", не выше...