Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Көрәш келәмгә чыкканчы ук, күз карашлары арасында башлана...

Өч тапкыр Татарстан чемпионы, ике мәртәбә Россия чемпионы исемнәренә лаек көрәшче Динияр Моратов белән әңгәмә.

Бу егеткә карасаң, милли көрәш белән бары иң чибәрләр шөгыльләнә дип уйларсың. Дөресе шул, әмма чибәрлегеннән тыш искитмәле тырыш та әле: өч тапкыр Татарстан чемпионы, ике мәртәбә Россия чемпионы исемнәренә лаек көрәшче ул. Ә күптән түгел, бөтен республикабызны шаккатырып, өч Арча батыры рәтендә дөнья чемпионы булган. Ул гынамы соң, җиңүләре өчен «2022 ел спортчысы» исеме бирелде аңа! Зур нәтиҗәләренә карамастан, язмам герое үтә дә тыйнаклыгы белән аерыла. Җиңүләренең сере нәрсәдә икән? Хәзер бергәләп ачыкларбыз. Таныш булыгыз - Динияр Моратов!

Тулы исеме: Моратов Динияр Рафаэль улы

Туган көне: 25.09. 2005

Укый: Арча педагогика көлиятенең физкультура бүлеге

Туган җире: Арча районы, Утар-Аты авылы

– Бу спорт төренә мәхәббәт нәселдән бирелгәнме, Динияр?

– Әйе, буыннан буынга күчкән дип саныйм. Нәселебездә көрәшчеләр бар, шуларның уңышларын күреп миндә кызыксыну уянды. Ә бу юлга, гомумән, ялгыш кына килеп кердем. Сабантуйда бернинди әзерлексез бил тартышырга уйладым да, абыем тиз арада 1-2 алым өйрәтте. Нәтиҗәдә, үз авылым яшьләре арасында беренчелекне яуладым .

– Синеңчә көрәштә нәрсә мөһимрәк, логик фикерләү, техник яктан әзерлекле булумы әллә беләк көчеме? Үзең нинди тактика куланнасың?

– Көрәшче бик универсаль булырга тиеш. Техникаң камил булып та, физик көчең булмаса, (яки киресенчә) бил алышу авырдан туры килә. Син һәрьяклап әзер булганда гына, нәрсәгә дә булса ирешергә мөмкин. Логик фикерли белү дә шактый мөһим, чөнки көндәшеңне алдалап, күзәтеп торып, аның аксаган якларыннан файдалана белергә кирәк.

– Дөнья чемпионаты турында сөйләп үтче.

– Бу зур вакыйга 2022 елның җәендә Татарстан Респубиликасынын, Саба районында узды. Биредә 25тән артык илдән ныклы әзерлекле көрәшчеләр очрашты. Ярышта без Россия командасы өчен чыгыш ясадык һәм мин 1нче урында калдым. Бу, һичшиксез, минем өчен бик мөһим җиңү!

– Дөнья чемпионы булу – бик зур дәрәҗә, әмма моның белән генә чикләнмисеңдер. Алда нинди максатлар?

– Алга таба олылар категориясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен тырышачакмын. Ә бу аерым ныклы әзерлек таләп итә. Чөнки яшьләр арасыннан чыккач, яңа баскыч, яңа кыенлыклар көтә. Сынатмас өчен даими шөгыльләнеп торырга кирәк.

– "2022 ел спортчысы" исеменә лаек булганыңны белгәч, нинди эмоцияләр кичердең?

– Мин табигатьтән артык эмоциональ кеше түгел. Нинди генә хәл булмасын, аек фикерләү, «салкын баш»ны саклап, үземне кулда тотарга тырышам. Әмма мондый яңалыкны ишеткәч, нык куандым. Чөнки бу бүләкләүгә республиканың иң көчле спортчылары җыела. Алар рәтендә басып тору – минем өчен зур дәрәҗә. Өстәмәсенә, Олимпия чемпионнарын да күрергә насыйп булды.

– Зур җиңүләр, әлбәттә, ныклы әзерлек нәтиҗәседер.

– Җиңүләр, дөрестән дә, көчле әзерлек таләп итә. Һәр уңышым өчен мин тренерларыма, әти-әниемә бик рәхмәтле. Аларның ярдәме һәм ышанычы мине бик үсендерә. Әмма шуны әйтәсем килә, уңышларыма карамастан, мин үземне башка көрәшчеләрдән көчлерәк дип санамыйм, миннән дә күбрәк шөгыльләнгән егетләр бар. Миңа күңелемдә булган уңышка ирешәсе килү теләге һәм Аллаһы Тәгаләдән сорау ярдәм итә.

– Синең иң кырыс тәнкыйтьчең кем?

– Һәр ярышта тренерларым хаталарымны күзәтеп торалар, аннары тренировкада аларны бетерү өстендә эшлибез. Әмма минем иң кырыс тәнкыйтьчем – мин үземдер. Җиңүләрдән соң да, артык озак куанып йөрергә яратмыйм, тизрәк үз өстемдә эшләүне дәвам итәм.

– Көрәшне ташлап, башка юлны сайларга теләгәнең булдымы? Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?

– Нишләп булмасын, ниндидер мәсьәләдә икеләнү һәр кешегә хас, нормаль хәл дип саныйм. Чөнки кайвакыт күпме шөгыльләнсәң дә, җиңү яуларга  теләсәң дә, берни килеп чыкмый. Бармый гына көрәш. Шул вакытта “миннән булмый, ташларга кирәк” дигән уйлар керә башка. Андый мизгелләрдә түзем була белергә кирәк. Шөкер, тирәмдә миңа ышанучылар һәм ярдәм итәргә әзер булучылар бар. Киләчәктә үзем дә яшь көрәшчеләрне белгәннәрмне өйрәтергә телим.

– Спорт булгач, хәтәр яклары да күп. Гаиләңдә көрәшкә мәхәббәтеңне хуплыйлармы, каршы чыкканнары юкмы?

– Өйдәгеләр “хәтәр спорт төрен сайладың”, дип бик борчылалар инде билгеле. Һәр тренировка, ярыш саен үземне сакларга кушып, кисәтеп торалар. Тик шик-шөбһәләренә карамастан, якыннарым миңа бик ышаналар һәм җанаталар.

– Буш вакытларыңны ничек уздырасың, буламы алар синең, гомумән?

– Андый ләззәтле мизгелләр сирәк эләгә, шуңа аны тулаем файдаланырга тырышам. Гадәттә, дуслар белән очрашам, вакытымны башка спорт төренә багышлыйм. Чөнки көрәшкә нинди генә мәхәббәт бәйләсә дә, һәр нәрсәдән ял кирәк.  

– Беренче җиңүеңне хәтерлисеңме?

– Тәүге җиңүем өченче сыйныфны тәмамлагач булды. Авылым сабантуе көрәшендә катнашып, кечкенәләр арасында беренчелекне яуладым. Бүләк итеп бирелгән уенчык аюны әле дә хәтерлим.

– Келәмгә чыккач, нәрсә тоясың, дулкынлану бармы?

– Әлбәттә, дулкынлану булмый калмый. Ни өчен дигәндә, уңышларың арткан саен, тамашачыдан басым арта, синнән туктаусыз яңа үрләр көтәләр. “Ничек инде син дөнья чемпионы була торып, жиңелә аласың?” дигән уйлар да комачауларга мөмкин. Андый чакларда мин белгән догаларымны укып, Ходайдан сорап, үземне тынычландырам. Ә бит көндәшеңә, дулкынлануыңны һич кенә дә күрсәтергә ярамый! Чөнки көрәш келәмгә чыкканчы ук, күз карашлары арасында башлана...

Сораштыру:

1.Көрәш белән бер җенләнгәч, аннан котылу мөмкинме?

– Юк, көрәштә җиңгәннән сон кичергән хисләрне бернәрсә белән дә алмаштыру мөмкин түгел.

2. Синең өчен көрәш...

– Тормышымның кадерле, кирәкле кисәкчеге.

 3. Келәмгә чыгар алдыннан башкара торган берәр гадәтең яисә әйтә торган сүзең бармы?

– Бисмилла һәм алга!

Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев