Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Комбайнда эшләп, шәп телефон алдым

Бүгенге героебыз — Әгерҗе районы Салауш авылы егете Әмир Мөхәммәдиев бәләкәй чагыннан техника белән кызыксына.

Кечкенә чакта нинди генә һөнәр иясе булырга хыялланмыйсың бит ул... Кызлар, гадәттә, укытучы яисә табиб булырга уйлаганда, малайлар исә космоска очу, техника белән идарә итү теләге белән яна. Бүгенге героебыз — Әгерҗе районы Салауш авылы егете Әмир Мөхәммәдиев та бәләкәй чагыннан техника белән кызыксына. Үзен хәтта комбайн йөртүче итеп күрә. Һәм бу хыялын тормышка ашыра. Әйе, әле мәктәптә генә укыса да, ул инде бүген үк чын комбайнчы! 
Бала-чагалар арасында сирәк очрый торган һөнәр сайлавы турында без героебыз белән әңгәмә кордык. 

— Әмир, комбайнга утыру теләге кайчан һәм ничек туды?
— Мин беренче тапкыр комбайнга 5 яшемдә утырдым, бу — минем иң бәхетле көннәремнең берсе иде. 
— Комбайнчының эш көне ничек уза? Иртәдән кичкә кадәр «ат кебек» эшләпме?
— Иртә таңнан торып, ашап-эчкәннән соң, басуга юл тотабыз. Сәгать алтыларда эш башланып китә. Төшке аш вакытында 20-30 минут ял итеп алабыз. Бишләрдә кичке аш, ә аннары кояш баеп, караңгы төшә башлаганчы эш дәвам итә. «Ат кебек» эшләп дию дә дөрес булыр, чөнки көннәр әйбәт чакта, ашлыклар җыелып, амбарларга урнаштырылса, күңел тыныч була.
— Комбайнчылар арасында конкуренция бармы? Акча кем күбрәк суктырганга карап түләнәме?
— Конкуренция миңа кагылмый, чөнки минем комбайн суга торган комбайннарга җитешеп барырга тиеш. Түләүгә килгәндә, гектарына 80 сум түләнә.
— Җәеңне эшләп уздырганга үкенмисеңме?
— Юк, әлбәттә. Мин ике ай дәвамында үземнең яраткан эшемне башкардым. Тәҗрибә тупладым, көч җыйдым.
— Эшләгән акчаңны нәрсәгә туздырдың?
— Мин эшләгән акчага үгез алып куйдык, ул — минеке. Бу минем эшне башлауга шулай ук бер адым, дип уйлыйм. Ә премия акчасына шәп телефон алдым.
— Нинди уңыш җыйдыгыз?
— Быел уңыш каерылып уңмады, уртача булды. Моның сәбәбе — җәй буена сузылган корылык.
— Комбайнда эшләү күңелсез түгелме соң ул? Көне буе тавыш астында...
— Анда күңелсезләнеп утырырга вакыт юк, күбрәк эшлисе килә. Музыка тыңлап, үзем кушылып җырлап, рәхәтләнеп йөрдем. Дуслар белән телефоннан сөләштек, алар да минем эшем белән кызыксынып торалар. 
— Гаиләгездә нинди һөнәр ияләре бар?
— Әтием — эшмәкәр, аның 1600 гектар җире, заман таләпләренә җавап бирердәй техникасы, үзенең эшчеләре бар. Әнием укытучы һөнәренә ия. Бүгенге көндә хуҗабикә булып, безгә бөтен шартларны тудырып тора. Басуда, эш вакытларында, эшчеләрне тәмле ашлар белән сыйлаучы да ул. Апам Айгөл Казан федераль университетының экономика факультетында соңгы курста белем ала.
— Мәктәптә нинди фәнне яратып укыйсың?
— Барлык фәннәрне дә бик тырышып үзләштерәм, ә иң яраткан фәнем — география.
— Өйдә ниләр эшләргә яратасың?
— Буш вакытларымны гаиләм белән уздырырга яратам. Табигать кочагында ял итәбез, шахмат, шашка уеннары уйныйбыз.
— Гаиләдәгеләргә булышасыңмы?
— Быел минем имтиханнар елы, күп көчемне укуга бирергә тырышам. Шул ук вакытта әти-әнигә булышырга да вакыт табам. Алардан рәхмәт ишетү — миңа бик рәхәт.
— Китаплар укырга яратасыңмы? Әллә күбрәк кинолар карыйсыңмы?
— Китаплар укырга яратам, бигрәк тә фантастик әсәрләр ошый. Кинолар да карыйм, ләкин ул кадәр мавыкмыйм.
— Яраткан шөгылең яисә хоббиең бармы?
— Кечкенәдән техника белән кызыксынам. Техника турында күп укыйм, күбрәк белергә тырышам, сорыйм, карап торып өйрәнәм, үзем дә эшләп карыйм.
— Алга таба кем булырга телисең?
— Әтиемнең эшен дәвам итәргә телим. Хәзердән үк әтинең эшләгәнен күзәтәм, өйрәнәм, истә калдырам. Тырышып укып, ныклы белем алырга кирәклеген аңлыйм һәм шушы максатны күздә тотып эш итәм. 

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев