Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Хип-хоп белән дэнсхолл ничек аерыла?

Уку елының беренче чиреге үтеп бара. Балалар дәресләре тәмамлангач кайсы биюгә, кайсы рәсем түгәрәгенә, кайсы музыка мәктәбенә ашыга. Яраткан шөгылең булу бик яхшы.

Күп очракта өстәмә белем бирү мәктәпләре балаларга киләчәк һөнәрләрен дә сайларга булыша. Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда, мисал өчен, бик күп төрле түгәрәкләр эшли. Шуларның берсе - «Mix» заманча бию студиясе. 

– Бер тапкыр «Mix»ка килеп эләксәң, китмисең инде. «Mix» студия генә түгел, ул безнең гаилә, – дип сөйлиләр бирегә йөрүче малайлар-кызлар.

Укытучыларның берсе – Алия Гыйльметдинова. Без аңа укучыларыбызны кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

«Mix» - бик популяр студия. Сезгә язылырга теләк белдерүчеләр күптер. Быел, мәсәлән, ничә бала язылды?

– 100 мәктәп укучысы, кечкенәләр – 50. Ә гомумән, студиядә 275 бала шөгыльләнә.

Бу заманча бию студиясе бит инде. Нинди төр биюләр өйрәнәсез?

– Хип-хоп, аэробика, дэнсхолл, Housе һәм башкалар. Иң мөһиме, балалар биергә ярата, алар һәр дәресне көтеп ала.

Ә менә, мәсәлән,  хип-хоп белән дэнсхолл ниндирәк бию төрләре ул?

–  Хип-хоп – урам стиле, бик текә бию. Аны биючеләр – хәрәкәтләре белән үзләренең текә булуларын күрсәтергә тырыша да инде. Дэнсхолл шулай ук  урам стилендә. Ул безгә кояшлы Ямайкадан килгән. Бу биюдә степлар ярдәмендә аралашалар, хис-тойгыларын шулай бүлешәләр.

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.


Ә безне яшь хәбәрчеләребез нинди түгәрәкләргә йөри икән. Әйдәгез, сораштыруны укыйк.

– Мин күп еллар «Изумрудный город» эстрада бию студиясенә йөрдем. Быел шунда йөрүемә 11 ел була икән инде. Без бик күп конкурсларда катнашабыз. Төрле шәһәрләргә, илләргә барып җиңүләр яулап кайттык.

Моңа кадәр 7 ел давамында музыка мәктәбенә дә йөрдем. Төп уен коралым – скрипка иде. Фортепианода да уйнадым.

Ике ел элек чыгарылыш булды. Миңа кызыл аттестат тапшырдылар.

Илүзә Сабирова, Казан, 2нче татар гимназиясе.


– Мин инде 2 нче ел бию түгәрәгенә йөрим. Безнең бию укытучыбыз «Агыйдел» ансамбле  биючесе. Биюгә йөру, минемчә, бик кирәк. Беренчедән, сәламәтлеккә файда,  икенчедән үзеңә бер һөнәр була, өченчедән төрле чараларда катнашасың, яңа дуслар белән танышасың.

Айгөл Габтрахманова, Актаныш районы, Киров мәктәбе.


– Хәзер 9нчы сыйныфта булу сәбәпле күп түгәрәкләргә йөреп булмый.  Әмма 2нче сыйныфтан ук мин мәктәптә укулар тәмамлану белән иҗат үзәгенә йөгерә идем. Күптөрле түгәрәкләргә йөрдем: кул эшләре, бию, рәсем, матур язу, сәхнә осталыгына, теннис, волейбол... Хәзерге көндә мин бию түгәрәгенә йөрим. Волейбол түгәрәге ачсалар, аңа да язылыр идем. Төркемебез белән без күптөрле конкурсларда катнашабыз.

Әдилә Ибәтуллина, Актаныш районы, Пучы урта мәктәбе.


– Минем иң яраткан түгәрәгем – театр түгәрәге. Мин анда 4 ел рәхәтләнеп йөрим. Тагын робототехникага яратып йөрим! Ә үскәч театр артисты булырга өметләнәм.

Руслан Логинов, Чаллы шәһәре, 52нче мәктәп.


– Мин инде 8 ел рәттән гарәп теленә йөрим. Хәзер мин сигезенче сыйныфта, һәм Коръәнне дөрес итеп укырга тырышам. Түгәрәктә Коръән укудан тыш,  кызыклы  мастер-классларда катнашабыз, кул эшләре белән шөгыльләнәбез. Кызыклы тарихи мәгълумат туплыйбыз. Бергәләп җыелышып тәмле чәйләр эчәбез. Спорт белән дә шөгыльләнергә онытмыйбыз!

Зәлинә Җамалиева, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия.


 – Мин берничә ел рәттән театр, бию түгәрәгенә һәм гарәп теленә йөрдем.

Биергә мин бик тә яратам. Гарәп теле кызыклы, динебезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә.

Театр түгәрәгенә йөрүемнең төп сәбәбе шул – мин киләчәктә хыялым актриса булырга хыялланам.

Бу уку елында да түгәрәкләргә язылырмын дип уйлыйм.

Таңсылу Вафина, Яңа Чишмә районы, Зирекле лицее.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев