Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

Харизматик блогер яки...

Әсәрләр укырга яратасызмы сез? Нәкъ андагыча эмоцияләр кичереп, үзеңне шул әсәр эчендә кебек хис иткән чакларыгыз буламы?

 Сез ничектер, ә менә Актаныш районы Пучы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Ихсанов Айгиз әсәрләрне «эченә кереп» укырга ярата.

- Әдәбиятка карата шул хәтле ярату хисе кайчан туды? – дип кызыксындык без.

 - Кечкенәдән әсәрләр укырга яратам. Укыган вакытта әсәрнең эченә кереп, геройлар арасында вакыйгаларны үзем кичергән кебек хис итеп укыйм.

- Иң яратып укыган әсәрең нинди?

- Укыганнары күп... Миңа тәэсир иткәннәре ул – Н. Думавиның «Яшь ана» һәм Ш. Камалның «Буранда» әсәрләре. Сюжеты ягыннан бик тә ошады алар миңа. Тормышчан, аңлаешлы язылган, геройларның хис-кичерешләре тиешле дәрәҗәдә күрсәтелгән... Үзем шундый ук ситуациядә калсам, чыгу юлын ничек табармын икән дип укыйм мин әсәрләрне.

- «Ни өчен әсәр укырга?» дигән сорауга ничек җавап бирер идең?

- Әсәрләр укып, сөйләм теле үсә, уйлау-фикерләү сәләте арта, дөнья белән танышасың, тормышка караш үзгәрә...

- Укуда алдынгымы син?

- 4 һәм 5ле гә укыйм. Татар теле һәм әдәбиятыннан, рус теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда бик теләп катнашам. Быел да районкүләм уздырылган рус әдәбияты олимпиадасында призёр булдым.

- Авылда яшәү ошыймы үзеңә?

- Ошый, тик барыбер дә шәһәргә чыгып китәргә, шунда белем алырга, эшләргә уйлыйм.

- Киләчәктә кем булырга телисең?

- Программист яки блогер.

- Аудиторияңне ничек җәлеп итәрсең микән?

- Яңа контент, фикер тудырып, бәлки. Аннары, мин үземне харизматик кеше дип саныйм, шул ягым белән дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев