Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әңгәмәләр

«Каратэны сайлаганга үкенмәдем»

Үз өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Софья Бухарова белән әңгәмә

«Күпме травмаларга, җиңелүләргә очрап, үз-үземә ял бирмичә көн-төн эшләргә туры килсә дә, каратэны сайлаганыма үкенмим. Бу миңа тормышка яңа күзлектән карарга зур этәргеч бирде», – ди ул. Әйдә, барысын да тәртип буенча сөйлим. 

Кыскача:
Тулы исеме – Бухарова Софья Александровна 
Укый – Әлки районы Базарлы Матак мәктәбе 
Төп шөгыле – каратэ 
Кумиры – Селена Гомес
Девизы – «Ахырына кадәр бармасаң, нигә башларга?»
Яраткан китабы –  Шарлотта Бронте  «Джейн Эйр» 
Киенү стиле – кэжуал
Яраткан эчемлеге – салкын яшел чәй
Сиңа бер киңәше – үз «стихияңне» тапканчы тынычланма!

– Софья, сәлам! Беренче соравым банальрәк яңгыраса да, бирим әле. Каратэга беренче адымың кайчан һәм ни рәвешле булды? 
– Беркайчан да онытмыйм бу көнне: миңа алты яшь вакытта әнием каратэ түгәрәгенә язылырга тәкъдим итте. Инде 9 елдан артык каратэ белән шөгыльләнәм. Беренче тренировкада ниләр генә хис итмәдем: курку, икеләнү, соклану, гаҗәпләнү... Тик бер айдан мин инде баштанаяк «каратэ» дигән мавыктыргыч дөньяга чумдым: гәүдәмне, рухи дөньямны чыныктырып, бер генә тренировканы да калдырмадым. Әле дә хәтерлим, мин каратэга язылганнан соң бер ай чамасы үткәндер, тренер әнигә: «Күрерсез, бу кыз – булачак чемпион», –  диде. Бу сүзләр мине тагын да илһамландырды. 
– Шәп! Бүгенге көндә син нинди уңышларга ирештең?
– Мактанырга яратмасам да, уңышларым хакында горурлык белән сөйлим. Монда никадәр хезмәт ятканын үзем генә беләм. Мин хәзер сары пояс һәм 2нче өлкәннәр разряды иясе, бихисап Россиякүләм конкурслар җиңүчесе, ТР беренчелеге призеры, икешәр кат ПФО призеры һәм «Татарстан җыелма командасы» әгъзасы. Әйе, уңышларымны санавы, барлавы бик рәхәт. Тик тренировкаларда, ярышлар алдыннан тырышып эшләргә миңа матур титулларга ия булу гына түгел, үз юлымны табуым ярдәм итә. Каратэ – минем тормыш максатым, минем юлым. 
– Син рухи дөнья хакында сөйлисең. Каратэның нәкъ менә физик түгел, рухи яктан нинди тәрбия бирүе турында сөйләп кит әле. 
– Каратэның нигезендәге япон философиясе хакында сәгатьләп сөйли алам. Безнең төп кагыйдә – түземле булу. Әрнүгә, аруга, ачы сүзгә – барысына да. Түзсәң генә тиешле бәхет өлешеңне алачаксың. Әлеге сыйфат миңа шулкадәр булыша! Мин нидер килеп чыкмаса да, бирешмим, алга омтылам. Сабырлык, түземлек шикелле алтын сыйфатларның барлыгы хакында онытмыйк.  
– Ә тискәре яклары? 
– Беренче чиратта, травмалар – бәрелү-сугылуларсыз, русчалатып әйтсәк, «никак». Икенчесе, көне-төне тренировкалар, тренировкалар, тренировкалар... Тик бу кайсы өлкәне сайласаң да шулайдыр, мөгаен. 
– Ә сиңа каратэ нәрсә бүләк итте? 
– Практик ягын карасак: үзеңне яклый алу (бик актуаль, аеруча бүгенге көндә), рухи һәм физик чыдамлык, яңа дуслар, онытылмас мизгелләр. Каратэ мине дөньяга башка күзлектән карарга өйрәтте. 
Рәйсә АБДУЛЛИНА, 
Казан шәһәре.

Фотолар шәхси архивтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев